“Зариповлар” крестьян-фермер хуҗалыгында зур бәйрәм булды

Корбан бәйрәме – бәйрәмнәрнең бөегедер. Бу бәйрәмдә берлек һәм бергәлек хөкем сөрсен, кешеләр, бер-берсенең хәлен белеп, бер-берләре белән йөрешсеннәр, сөйләшмәгәннәр, ачу тотканнар үзара килешсеннәр.
Шушы көннәрдә мөселманнар өчен бик кадерле булган бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете билгеләп үтелде. Бу көнне ир-егетләр мәчеткә бәйрәм намазына барса, өйдәге гүзәл затлар аларны, таба исе чыгарып, тәмле коймаклар белән каршылый. Яңа Ялдәк авылындагы “Зариповлар” крестьян-фермер хуҗалыгында да бу көнне зур бәйрәм булды. Авыл мәчетендә гает намазы, хөтбә, вәгазь укып башланды. Фермер Рәмил Зарипов корбан чалу тәртибе турында аңлатып китте.
– Корбан гаете – социаль һәм гаилә бәйрәме. Корбан күп очракта гаилә исеменнән чалына. Яшүсмерләр үз әти-әниләре белән бергә бу изгелекне кылсыннар иде. Социаль бәйрәм диюнең асылы шунда: мохтаҗларга булышуны тагын да популярлаштыру кирәк. Рәсүлебез (с.г.в.) шушы корбан итен өчкә бүләргә кушкан: бер өлешен – үз гаиләңә, бер өлешен – туганнар белән җыелып бәйрәм итәргә, бер өлешен – мохтаҗларга өләшергә. 
Артабан бирегә җыелган мөселман кардәшләрне район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев изге бәйрәм уңаеннан котлап, киләчәктә дә исән-сау булып, шушы иман йортында күрешергә насыйп булуын теләде. Аннары Абдуррахман хәзрәт  укыганнан соң, һәрбер мөселман үзенең ниятен үтәү өчен фермер хуҗалыгында асралып үскән сарыклар абзарына юл алды. Әлбәттә, бу хуҗалыкта хәләл мал асралып, дин кануннары буенча корбан чалынды. Барлыгы 100 башка якын сарык һәм тәкәләр корбанга китерелде. Һәр мөселман үзенә охшаган корбанлыгын сайлап алып, чалу цехына чыгарылды. Район ветеринария станциясе хезмәткәрләре дә бу көнне зур эш башкардылар. Биредә чалынган һәр малның үпкәсен, бавырын һәм итен урында тикшерделәр. 
Биредә корбан чалдырырга килгән  һәр мөселманны тәмле пылау һәм аш белән сыйладылар. Пылау пешерүче Шакир Шәрифуллин бу эшне өченче ел рәттән башкара икән. Аның ярдәмчеләре Зәлия Гәрәева белән Әнисә Әхәтовалар телеңне йотарлык аш пешереп, өстәл әзерләп, барлык халыкны да сыйладылар. Әйткәндәй, биредә барлык мөселманнар да Әхләф һәм Рәмил Зариповлар гаиләләренә зур рәхмәтләрен белдереп, эшләрендә уңышлар, киләчәктә дә хәләл маллар асрауларын теләп таралыштылар. 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей