Зариповлар хуҗалыгының уңган егетләре

Ат өстендә төшкән егет – Камил Юнысов. Нефтекама егете Камил – студент, әмма ул ел саен җәйге каникуллары вакытында нәнәсенә кайтып, шушы авылда Зариповлар хуҗалыгында көтү көтә. “Ат җене кагылган аңа. Камилнең атларны яратуын малкайлар үзләре дә сизә, – ди Әхләф Зарипов. – Бездә сарыклар да, сыерлар да “электр көтүче” белән көтелми. Көтүлегебез бар, су эчәр урыны бар, менәме дигән көтүчесе бар, шулай булгач, маллар элеккечә көтүлектә йөри. Атлар гына электр көтүлектә, чөнки алар тәүлек эйләнәсенә көтеләләр.” 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей