Заманча техника ярдәмгә килә

Дүртөйле районының “Игенче” хуҗалыгында мал азыгы хәзерләү эшләре тәүлек әйләнәсенә бара.

Дүртөйле районының җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә бу көннәрдә, республикабызның һәр төбәгендәге кебек, мал азыгы хәзерләүнең иң кызган мәле. Хуш исле печәннәр дә өлгергән, сенаж салу да бара. Районда язгы басу эшләрен иң сыйфатлы һәм кыска вакыт эчендә башкарып чыккан өч хуҗалыкның берсе нәкъ менә “Игенче”. Моның өчен җәмгыять район хакимияте башлыгының махсус дипломы белән бүләк­ләнгән.

— Барысы да һәр елдагыча яхшы дияр идек, күптән түгел республика буйлап узган давыл безнең хуҗалык басуларына зур гына зыян ки­терде, — дип борчылуын белдерде җәмгыять җитәкчесе Роберт Сәетов. — 580 гектар мәйданда күкрәп үсеп утырган уҗым арышы һәм бо­дае, тритикале, көнбагышны давыл әйтерсең лә үтмәс чалгы белән тунап алган! Бу басуларга күңел сыкранмый карап булмый. Хуҗа кеше акча саный белергә тиеш диләр бит, без дә табигать китергән казаны якынча исәп­ләп карадык. Арыш, бодай, тритикаленың уртача уңышын гектарыннан 25 центнер гына дип алсак та (ә бу күрсәткеч артыграк та була иде), хуҗалыгыбыз 11 миллион сумлык зыян күргән.
Әлбәттә, давылдан соң кайгыдан бөгелеп кул кушырып утырмадык, эштән чыккан басуларга мөмкин кадәр тиз арада арпа чәчеп куйдык.
Роберт Шәехзадә улы әйтүенчә, быел да хуҗалык уңганнары мал азыгын башка еллардагы кебек запас белән хәзерләргә йөз тота. 45 мең центнер сенаж салыначак, аның бүгенгә яртысы тутырылган да инде. Печән 4 мең центнер хәзерләнәчәк. Аның да яртысы чабылып бетеп бара.
Хуҗалыкның баш агрономы Рифат Ибраһимов безне мал азыгы хәзерләүнең “кайнар нокталары”нда эшләүче алдынгы механизаторлар һәм водитель­ләр белән таныштырды.
— Быел хуҗалыгыбызга үзебезнең илдә эшләнгән яңа “Чулпан” чапкычы кайтты. Аны иң ышанычлы, тәҗри­бәле механизатор Айдар Латыйповка ышанып тапшырдык, — диде ул.
— Чапкыч чынлап та бик шәп, — дип канәгать елмая Айдар Гыйльфан улы. — Заманча техниканың кабинасында кондиционеры да, суыткычы да бар. Идарә итү өчен дә бик җайлы “Чулпан”.
Айдар Гыйльфан улы пе­чән дә, сенаж да чаба. Икенче чапкыч — “Мещера”­да да алдынгы механизатор Сергей Варламов. Чапкычлар артыннан басуга “Палесье” комбайннары керә. Аларның штурвалы артында Фәвәрис Әхмәтов һәм Александр Ерафеев. Фәвәрис Әүдәх улы бүгенгә 1527 тонна яшел масса хәзерләгән, бу хуҗалык буенча иң югары күрсәткеч. Безнең мәкалә гәзиттә дөнья күргән вакытка, аның хезмәт нәтиҗәсе тагын да саллыракка әвереләчәк, әлбәттә.
Александр Ерафеев аның үкчәсенә басып килә. Моннан ун ел элек Миякә районыннан Түбән Аташ авылына күчеп килеп, “Игенче” хуҗалыгына эшкә керүенә ул бүген дә сөенеп бетә алмый. Биредә ул тораклы булган ( хуҗалык идарәсе аңа йорт биргән), гаилә корган (тормыш юлдашы Гөлназ да хуҗалыкта хезмәт сала).
— Эш шартлары яхшы, — ди Александр. — Хезмәт хакы вакытында түләнә, көне­нә ике тапкыр кыр ашханәсе килә. Бар теләк: башкача табигать казалары килмичә, мул уңыш алу.
Мал азыгы ташуда води-тельләр Илгиз Мөхәммәдиев, Тәлбис Сәйфуллин, Фәвәрис Әхияров, Рамил Гарифуллин, Мирзанур Камалов кемузардан хезмәт сала. Фермалар янындагы базларда сенаж таптату эше көнен дә, төнен дә туктап тормый. Көнозыны яшел “консервлар”ны тыгызлап тутыру белән К-701 тракторында Хәбибулла Хәмидул­лин шө­гыльләнсә, төнге сә­гатьләрдә бу эшкә ДТ-75 бе-лән Марсель Табабилов ке-решә. Сенаж сый­фатлы булсын өчен, хуҗалыкта барлык технологияләр дә җи­ренә җиткереп үтәлә, консервантлар тиешле микъдарда кулланыла.
— Быел да мал азыгын былтыргыдан ким булмаган күләмдә тупларга ниятлибез. Ул һәр баш малга 45 центнердан да аз булмаячак, — диде баш агроном саубуллашканда.
Шул ук вакытта...
“Игенче” хуҗалыгы идарә­се үз алдынгыларына бүләк итеп киләсе яртыеллыкка “Кызыл таң” гәзите һәм “Тулпар” журналы яздырды. Республикабызның башка районнарында да әлеге матур үрнәккә иярерләр дип ышанасы килә. Хезмәт батырларының күңеле көр булсын өчен рухи азык та кирәк икәнен онытмыйк, дуслар!

Миләүшә Латыйпова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей