Юньчелләргә яшел юл (Бураевский район)

Авылларда киләчәкне күзаллап яшәгән, алдына төгәл максатлар куйган кешеләр бар. Аларга бары тик  шул уйларын, теләкләрен чынга ашырырга ярдәм итү генә керәк.  Традицион үткәрелеп барган инвестсәгатьнең чираттагы утырышында сүз янә әнә шул юньчелләргә беренче ярдәм күрсәтә торган  “Агростартап” программасы турында барды.

Үләйдә яшәүче Замир Гайфулин, шушы программага кушылып, герефорд токымлы маллар алу теләге белән  килгән. Иткә мал симертү эше белән шөгыльләнеп яшәгән бу ир өчен шушы өлкә чит түгел. Иске Тукраннан Илвир Вәлинуровның да максаты – ит токымлы маллар үрчетү. Ә Яңа Тазлардан Радик Әхәтов үзенең берничә гектар шәхси җирендә карабодай үстерә. Ул карабодайны чистартып, капларга тутыру эшен башкармакчы. Моның өчен аңа ярма ясау өчен кече ярма заводы сатып алырга кирәк. Шушы өч ирнең дә уй-ниятләре белән танышкач, район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков,  хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Хәлил Минһаҗев бу программаның асылын аңлатып, анда катнашу өчен нәрсәләр тиешлеген билгеләделәр.

Айгөл Рәхмәтуллина исә районда робототехника, программирование, менталь арифметика буенча балаларга өстәмә белем бирү курслары булдыру өчен  арендага урын сорап килгән. Аңа бу мәсьәләне өйрәнгәннән соң, атна-ун көн эчендә җавап биреләчәге әйтелде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей