ЮМАРТ КӨЗ БҮЛӘКЛӘРЕ

Шушы көннәрдә Бишкурай авылында узган Уңыш бәйрәме нәкъ шулай аталды. Аны республиканың “Аек авыл – 2020” бәйгесе кысаларында Бишкурай мәдәният йорты белән берлектә авыл китапханәсе хезмәткәрләре үткәрде

Китапханә мөдире Рәмилә Мортазина кунакларны үсемлекләр, җиләк-җимеш турындагы риваятьләр, әйтемнәр, сынамышлар белән таныштырды. Баксаң, кайбер җимешләр тавышны өнәми, бездә ишелеп уңган кайбер яшелчәләр башка халыклар өчен бөтенләй ят ризык-деликатес икән.

Авыл халкы да бәйрәмгә буш кул белән килмәгән, әлбәттә. Һәркайсы үзе пешергән ризык белән таныштырып, аны әзерләү серләрен уртаклашты. Моннан тыш, үсемлекләргә кагылышлы китап-җыентыклардан, кышка әзерләнгән тәмлекәчләрдән, җыеп алынган яшелчә-җимештән “Минем бакчам - минем горурлык” күргәзмәсе оештырылды. Теләге булган һәркем гәрәбәдәй виноградтан, алма, грушадан яки сливадан авыз итте. Бәйрәмдә катнашучылар төрле уеннарда катнашты, табышмакларга җавап эзләде, җырлады, биеде. Чын бәйрәм рухы хакимлек итте биредә. Җирдә хезмәт салган кешеләр бәйрәме булды бу.

Рәмилә МОРТАЗИНА.

"Туймазы хәбәрләре"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей