Юллары такыр, сүзләре тапкыр

Ярмәкәй районында халык яңа төзелешне, республика Башлыгына ярдәме өчен рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән,“Хәбиров юлы” дип атаган.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын финанслауга илдә 5 триллион сум акча бүленәчәк. Шушы гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанга 2024 елга кадәр 34,5 миллиард сум бүлү каралган.
Әлеге юнәлештә инде байтак эшләр башкарылган. Кайбер районнарда юл төзелеше халык мөрәҗәгатьләреннән чыгып башкарыла. Ярмәкәй районында да шулай.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров 2018 ел ахырында районга килгәч, биредәге уңышлар белән дә, инде халыкның мазасына тигән җитешсезлекләр белән дә танышты. Богородский һәм Яңа Шах авыллары халкы бигрәк тә ФАПлар эшчәнлегенә, аларның начар, иске биналарда урнашуына зарланган иде. Төбәк җитәкчесе биредәге юлларның начар сыйфатына да игътибар итте һәм бу өлкәдә дә эшчәнлеккә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Нәтиҗәдә, хәзер Богородскийда да һәм Яңа Шахта да менә дигән яңа ФАП биналары файдалануга тапшырыла. Шулай ук, Васильевка — Елан-Чишмә автомобиль юлында да эшләр тәмамлануга бара.
“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 107 объект төзү һәм ремонтлау каралган.
Республикада, асфальт-бетон катламын төзекләндерүдән тыш, гомумдәүләт проекты ярдәмендә 248 юл билгесе, җәяүлеләр юлында 1200 метр озынлыгында киртәләр, 23 светофор объекты урнаштырылачак. 12,33 километр озынлыктагы автомобиль юлларына капиталь ремонт ясау, 2,96 километр озынлыктагы юлларны реконструкцияләү, 1,839 километр яңа юллар төзү каралган. Шул ук вакытта фото-видеотеркәү камералары 459 данәгә арттырылачак. Бу максатларга 7 324,7 миллион сум юнәлтеләчәк, шуларның 2 223 миллион сумы – федераль бюджеттан. Гомумдәүләт проекты быел — Уфа, Стәрлетамак, Салават шәһәрләрендә; Иглин, Ишембай, Стәрлетамак, Уфа районнарында тормышка ашырыла.
9,4 километр озынлыктагы бу юлның 6,6 километрында беркайчан да асфальт булмаган, дөрес, аны күтәреп, кырчынташ салып торганнар. Ә халык һәрвакыт такыр юл турында хыялланган.

Транспорт инфраструктурасын үстерү – Ярмәкәй районының социаль-икътисади үсешендәге төп бурычларның берсе, – ди бу хакта район хакимияте башлыгы Илшат Райманов. – Хәзерге вакытта бездә 9,4 километр озынлыктагы “Васильевка — Елан-Чишмә” муниципальара әһә­мияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлын ремонтлау бара. Заказчы – Башкортстан Республикасы юл хуҗалыгы идарәсе. Эшне Бәләбәй юл төзекләндерү идарәсенең Ярмәкәй участогы башкара. Елан-Чишмә авылында яшәүчеләр өчен бу бик күптән көтеп алынган юл. Моңа кадәр бу участокта асфальт-бетон катламы юк иде.
Хакимият башлыгы сүз­ләренә караганда, узган ел биредә 3,1 километрда асфальт җәелгән. Быел 3,5 километр юл төзекләндерелә. Сентябрьгә ул салынып бетәчәк дип көтелә, әлеге максатта республика бюджетыннан быел 45 миллион 200 мең сум акча бүленгән.
Халык күптән көтеп алган бу юл хакында без юл төзелешендә эшләүче Рим Шаяпов белән сөйләштек.
– Минем күршедә танылган композитор Рәис Ханнанов яши, – ди ул. – Аның “Катерина” дигән җырын белмәгән кеше юктыр. Менә шул “Кәтернә”дән калган кебек юллардан туйды халык. Юл төзелеше күп акча салуны таләп итә, билгеле. Әмма чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, менә табылды бит! Халык инде бу төзелешне “Хәбиров юлы” дип атарга да өлгерде. Матур эшләре белән халык күңелендә урын алсын шулай җитәкчеләр!
Резида ВӘЛИТОВА.
Ярмәкәй районы.
Фото: Динар Калимуллин.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей