ЮЛЧЫЛАРЫБЫЗ АЛ-ЯЛ БЕЛМИ

“Башкиравтодор” акционерлар җәмгыятенең филиалы – Чакмагыш юл төзү-ремонтлау идарәлеге эшчеләре үзләре алдына куелган бурычларны тайпылышсыз үтәп чыгу максатында ал-ял белми хезмәт сала. Марат Тәлгать улы Мусин җитәкләгән әлеге коллективта бүген 70 кеше хезмәт сала, алар барлыгы 401 километр юлларны карап-төзекләндереп тота. Кыш кар көртләреннән арындырып, бозлавыкка каршы эшкәртеп торсалар, җәй юл өслеген чокыр-чакырлардан арындыру, юл билгеләрен ремонтлау-төзекләндерү, яңа юллар салу белән мәшгуль алар. Бүгенге көндә дә махсус төркемнәре юл билгеләрен юа, буйый, чокырларны тигезли, күперләрне төзекләндерә, юл читләреннән чүп үләннәрен чабып ала, комташ өслекле юлларны грейдер ярдәмендә тигезли, башка мәшәкатьләр белән мәшгуль. Ә менә юл мастеры Рөстәм Фәүзит улы Хәкимов кул астындагы бригада асфальт юл салу белән мәшгуль. Тәҗрибәле механизатор Ревинат Кирәев идарә иткән асфальт түшәү җайланмасына Альберт Әхмәдуллин, Риф Гәрәев, Илнур Сөләйманов, Вазих Гыйльманов, Илвир Әгъзамов, Илшат Солтанов үзбушаткыч “КамАЗ” автомашиналарында асфальт массасын ташып торалар. Юл өслеген бертуган Айдар һәм Фидан Шәйморатовлар, Ранис Нәҗмиев тигезләп торалар. Фаил Шәфыйков битум һәм су белән тәэмин итә, Геннадий Михеев кайнар битум сиптереп, юл өслеген асфальт катламын түшәүгә әзерли. Дүшәмбе, 20 июльдә алар Бүздәк – Дүртөйле юлының Кәшәк һәм Сыйрышбаш авыллары арасындагы участогында юл өслеген яңарта башладылар. Кызу темплар белән бу көнне юлчылар берничә сәгать эчендә генә йөзәрләгән метр участокка өр-яңа асфальт түшәп өлгерделәр. Салават Хәкимов бәлән Салават Хикмәтуллин кәтүкләү агрегатлары белән юл өслеген тыгызлап, тигезләп бара. Юлчыларның уңганлыгына, булдыклылыгына сокланып, аларның эшен күзәтеп торган арада гына берничә дистә метр өслеккә яхшы сыйфатлы асфальт катлам түшәп өлгерделәр. Һава шартлары каршылыклар тудырмаса, егетләрнең бу участокны да санаулы көннәр эчендә генә тәртипкә китереп бетерәчәгенә шик юк.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей