Йөрәк җылысын салып

Каратамак авылында гомер итүче Зәһия Мөхтәрова 1947 елда Хөсниҗиян һәм Сәлим гаиләсендә дүрт ир туганы арасында бер кыз бала булып дөньяга аваз сала. Көтеп алынган бәләкәй кызчыкка ата-анасы Зәһия дип исем куша. Баһадир ир туганнары арасында ул бәләкәй генә бер йолдыз сыман балкып үсеп буй җиткерә. Кушманак авылындагы мәктәпкә башлангыч сыйныфка укырга бара. Биредә сигез класс белем алгач, укуын Чалкакта дәвам итәргә уйлап белем учагына бара. Әмма ләкин аларның гаиләсенә кайгы килә. Кинәт кенә абыйсы фаҗигага очрый, шул туганын карау нияте белән кире туган йортына кайта һәм 35 ел буена түшәктә яткан абыйсын тәрбияли. Шул ук вакытта “Родина” колхозында савучы булып та эшли. Беләге әле ныгып бетмәгән кыз хезмәтен яратып, иртәдән кичкә кадәр дәртләнеп көч сала. 
– Ул вакытта яшьләр күп, егетләр тракторист, кызлар савучы, ферма ихатасы шау-гөр килеп тора иде. Көндезен җиң сызганып эшли идек, ә кичләрен инде авыл клубында күңел ача идек, кул эшләре белән кич утыра идек, – дип сөйли Зәһия апа. 
Менә шушы мизгелдә авыл егете Вәгыйз абый белән Зәһия  апаның чәчләре-чәчкә бәйләнә. 1965 елда бу ике яшь йөрәк матур итеп дөнья корып, өй салып, биш балага гомер бүләк итәләр. Берсеннән-берсе уңган, теремек балалары да үзләре сыман нинди генә эшкә тотынсалар да җиренә җиткереп башкаралар. Балаларын укытып, үзаллы тормышка аяк бастыралар. Әмма Мөхтәровларның гаиләсе парлы булып картлыкларын каршы ала алмыйлар.  52 ел бергә яшәгәч, гаилә башлыгы кинәт кенә мәңгелек йортка күчә. Зәһия апа ялгыз кала. 
– И, балам, ялгызлыктан да авыр нәрсә юк. Бу ачы кайгыны ничек кенә басырмын дигән уй көн-төн башымда иде. Шуннан акрынлап яшьлектәге һөнәремне кире кайтардым. Ыргак белән төрле кием-салым, шәлләр бәйли башладым. Шушы кул эшемдә мин тынычлык һәм сабырлык тойдым, – ди Зәһия апа, яшьле күзләрен сөртеп. 
Тормышында күпме авырлыклар, күпме сикәлтәләр аша узса да ул бернигә дә баш ими. 75 яшендә булуына карамастан, сыер асрап, дөбердәтеп сепарат аертып, кош-корт асрап яши ул. Алай гына да түгел, аның изге күңеллелеге, шәфкатьлелеге тәрәзә төбендәге гөлләрендә чагыла. Аның өенә барып кергәч, үзеңне оҗмах бакчасында сыман хис итәсең. Аның куллары белән тудырылган шәлләре дә күзнең явын алып тора. “Минем шәлләрем кулдан бәйләнгән. Аңа күз нуры, йөрәк җылысы салынган”, – диде ул саубуллашканда.

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей