Язның бер көне елны туйдыра (Бураевский район)

Районның барлык хужалыкларында оешкан төстә язгы кыр эшләре бара. Без басуларга беренчеләрдән булып кузгалган «Урожай» хуҗалыгы хезмәтчәннәре янында булдык. Тиешле һава шартларыннан файдаланып, агротехник чараларны төгәл үтәгәндә генә мул уныш алырга гарантия бар икәнлеген игенчеләр аңлап эшли. 

–Быелгы язда районда 25 мең гектардан артык бөртекле культура чәчелә. Көздән 5200 гектарда уҗым культуралары чәчелде. Бүгенге көнгә 6500 гектарда арпа, 2000нән артык гектарда солы, 12 мең гектарда бодай, 950 гектарда вика, 750 гектарда борчак һәм карабодай чәчелә башлады, 1300 гектарда берьеллык үләннәр җир куенына кереп урнашты.
Шулай ук быел безнең район “Басу көне” зона семинарын үткәрәчәк. Моның өчен гектардан артык мәйданда делянка ясалды. Биредә көздән 24 төрле уҗым культуралары һәм яздан 151 төрле сабан культуралары чәчелде. Авыл хуҗалыгы бүлеге, мәгълүмат-консультация үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, бу делянкадагы көзге культураларга ашлама кертелде, язгы культураларны чәчкәннән соң өстәмә тукландырылды, – ди авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев.

Егетләр үз эшләренең осталары. Чәчү комлексы "Кузбасс Т-8.5" агрегатланган  "К-701" тракторында Альбирт Нуртдинов басуда берничә дистә язын каршылый. Ярдәмчесе Вильдан Гәрәев та аңардан калышмый, ул авыл хуҗалыгында озак еллар хезмәтен сала.  "Урожай" хуҗалыгына караган Тугай авылы янындагы басуда да чәчү эшләре комплекслы бара. Азат Заһиров бодай чәчү белән мәшгуль. Орлыкларның җиргә тигез ятышын тикшерүче  Гаделҗан Фәрхетдинов белән Радик Тимергалиевлар язгы чәчү кампаниясендә берничә ел рәттән катнаша. Шытымнары тигез, куе булып чыксын дип, буразнадан күзләрен дә алмыйлар.

 –Күңел басуга ашкынды. Туфрак өлгереп, беренче мөмкинлекләр булу белән кырга чыктык. Эшне төгәлләргә табигать шартлары гына комачауламасын, – диләр механизаторлар.

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей