Язның бер көне елны туйдыра

Авыл җирендә яз айлары иң күңелле, иң матур чор. Безнең Яңа Ялдәк авылы шушы тәбигать матурлыгында урнашкан.
Авылыбыз үзенең саф һавасы, матур таулары, урманнары белән аерылып тора. Агыйдел елгасы буенда урнашкан авылыбызда иртәнге тынгылыкта кошлар сайраганын, авыл читендәге хуҗалыкларда трактор гөрелтесен, фермалардагы малларның көтүгә ашыккан тавышларын гына ишетергә мөмкин. Бер авылда берничә фермер хуҗалыгы булуы авыл халкы өчен бик тә уңайлы. Нинди генә сорау килеп торса да фермерларыбыз һәрчак ярдәмгә килә. Мал азыгы, икмәге, ите, сөте, ягарга утыны, төзелеш материаллары - бар да үзебезнең авылда. Фермерларыбыз: Зарипов Р. А. , Ахунов Р. Р. , Сафиулин Х. Р., староста Шарафиев Д. А. Улларына авыл халкы зур рәхмәтле. Алар безнең китапханәдә үткән чараларыбызның да спонсорлары. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
Язгы чәчү авыл фермерлары, игенчеләр өчен дулкынландыргыч вакыйга. Язның бер көне елны туйдыра. Уңыш өчен көн - төн басуда эшләп, җиргә тир тамызганда гына яхшы нәтиҗәгә ирешергә була. Чәчүгә төшкәнче техниканың төзеклеге, эшче көчнең бердәмлеге бик мөһим. Шуңа да хуҗалыкларда язгы чәчү эшләре нәтиҗәле барды.
Мәсәлән, Яңа Ялдәк авылында туып үскән, "атасыннан күреп ук юнган", туган җирен яратучы Ахунов Раиль Рәис улы 21 ел "Ахунов Р. Р. " Фермер хуҗалыгын җитәкли. Бу хуҗалыкта язгы чәчү эшләре нәтиҗәле барды. Бүгенгесе көндә хуҗалыкның 350 гектар җире бар. Быел бу хуҗалыкта 250 гектар бодай, 15 гектар арпа чәчелгән. Көздән чәчеп калдырган 50 гектар арышлары бик матур булып шытып чыккан. Хужалыкта эшләүче: Русламханов Изах, Гасакиров Фангать, Халиуллин Вадис, Ахатов Динарлар үз эшләрен җиренә җиткереп эшлиләр. Бу тырыш егетләр һәр бөртекнең кадерен белеп, киләсе уңышның муллыгы бүгенге эш сыйфатына турыдан - туры бәйле булуын аңлап чәчүне төгәлләде. Аларны фермер хуҗалыгы җитәкчесе һәрчак мактап телгә ала. Шушы авылда туып үскән, туган җирен ташлап чит тарафларга китмичә, туган нигезләрен саклап , аны матурлап тоткан авылдашларыма зур рәхмәтемне җиткерәм!
Һәрберсенә алдагы тормышларында зур уңышлар телим! Авылны яратыйк, авылны бетермик!
Сираева Алфия Хәмит кызы, китапханәче.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей