Язгы көндә тырышсаң

Республикада басу эшләренең иң кызу чоры. Бу аңлашыла да. “Язгы бер көн елны туйдыра”, – диләр бит. Чакмагыш районында 13 майга 43 мең гектарда, яки чәчеләсе мәйданның 82 процентында эш башкарылган инде. Арпа, бодай, солыны чәчү эшләре тулысынча тәмамланган. Бөртеккә кукуруз, көнбагыш, чөгендер кебек соңгы культураларны чәчү эшләре генә калып килә. Соң өлгерүен истә тотып, көнбагыш һәм кукуруз кебек культураларны чәчү темпларын көчәйтергә кирәк. Районыбыз игенчеләре моны яхшы аңлап эш итә. Бүген чәчеләсе көнбагыш мәйданнары 26 проценттан кимрәк калып килә.
– Язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлау өчен бар мөмкинлекләребез бар, – ди Чакмагыш муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Ихсанов. – Чәчүне бер атна дәвамында тулысынча тәмамлау бурычын куябыз. Хәзер төп игътибарны “яшел янгын”га каршы көрәшкә юнәлтәбез. Тиз арада тиешле чаралар күрмәсәк, матур булып тишелеп килгән үсентеләрне чүп үләннәре баса. Шуңа күрә, соңармыйча чүп үләннәре, корткычларга каршы көрәш чаралары уздырырга, җирне тырмалау, яфрактан тукландыру кебек эшләрне башкарырга тырышабыз, гербицид, инсектицидлар җитәрлек.
Районда иң эре авыл хуҗалыгы предприятиесе “Базы” җәмгыяте басуларында да тәүлек буенча диярлек трактор гөрелтеләре тавышы тынмый. Җәмгыятьнең 7нче бригадасында 8 600 гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчүне төгәлләп тә куйганнар. Егетләр үз эшләрен сыйфатлы итеп, аяз көннәрнең кадерен белеп башкарганнар. Җәмгыять директорының басучылык буенча урынбасары Аркадий Иванов заманча, куәтле “Кейс”, “Джон Дир” тракторлары белән “Хорш”, “Агромастер” чәчү агрегатларын иярләгән басу уңганнары     Радик Гәрәев, Алик Мусакалимов, Илһам Әминев, Хәлит Байбаков, Илназ Мәҗитов, Илгиз Моратов, Рәүф Гомәровны мактап телгә алды. Алар тырышлыгы белән 1 900 гектарда бодай, 1 345 гектарда арпа һәм башка культуралар чәчелгән. Тагы да 1 490 гектарда игелгән уҗым культураларының салкыннан зыян күрелгән 300 гектарында кабаттан чәчү эшләре башкарылды. Бригадада супер элита һәм элита сортлар чәчүгә өстенлек бирелә. Мәсәлән, бодайның “Экадо-109”, “Архат”, арпаның “Арлан”, “Памяти Чепелева” кебек элита сортлары чәчелде. Хәзерге вакытта орлык өчен көнбагыш чәчү бара, ул 1 550 гектарда игеләчәк.
– Узган елда уңышы яхшы гына булды, менә бу басуда “Енисей” сортын чәчәбез. Уңышы да әйбәт була. Корылыкка да чыдам, – диде Аркадий Степанович.
Үрнәк авылы янындагы басуда без эшнең кызган чагына туры килдек. Тәүдә Радик Нургалиев һәм Дамир Байбаков “тимер атлары” белән тиз арада культивация үткәрәләр. “Кейс” тракторына тагылган Хорш чәчү комплексы белән Александр Степанов җиргә орлыклар күмдерә иде. Тәҗрибәле механизатор бүгенге көндә 622 гектарда көнбагыш чәчәргә өлгергән дә инде. Орлыкны һәм ашламаны ындыр табагыннан Фәрит Мәҗитов ташып тора. Тырыш механизатор хаклы ялда булса да бер елны да чәчүдән калганы юк икән. Уллары Азат белән Илназ да хуҗалыкта фидакарьләрчә эшлиләр, дип мактап телгә алды Аркадий Степанович. Басу читендә Азат Мәҗитов “Джи-Си-Би” төягече белән чәчү комплексына орлык һәм ашлама салган арада, без Александр Степанов белән сөйләшеп алдык.
– Хәзер иң мөһиме – чәчүне вакытында башкарып чыгу, – ди ул. Көннәр әйбәт торганда, һәр минут кадерле. Көнгә 100 гектар мәйданда чәчәргә тырышам. Бу техника югары җитештерүчән һәм күпкә уңайлы. Орлык та, ашлама да чәчү комплексының зур бункерына салына. Аннан гидромотор ярдәмендә орлыкларны суырып алып җиргә чәчә, шул ук вакытта җирне тигезләп бара. Ә инде Рөстәм Ямалов чәчелгән мәйданнарны “Т-150” тракторы белән кәтүкләү эшен башкара. Аркадий Степанович сүзләренә караганда, язгы чәчүне вакытында яхшы сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен бригадада мөмкинлекләр булдырылган. Шуңа күрә игенчеләр бер мизгелне дә әрәмгә сарыф итмичә, ихлас тырышлык куеп җир куенына бөртек салалар. Чәчүне Җиңү бәйрәме көнендә төгәлләп тә куярга исәпләре.
– Быел чәчүне 22 апрельдә үк башладык, чәчү орлыгы җитәрлек, техника тупланган, ягулык-майлау материалларга кытлык юк, димәк басу эшләрен Җиңү бәйрәменә төгәлләү өчен бөтен шартлар тудырылган. Заманасы шуны таләп итә: чәчтек кенә түгел, безгә сыйфаты кирәк, игеннең уңышы мөһим. Безгә хәзер яңгыр кирәк, калганын булдырырбыз, – диде бригаданың идарә итүчесе Рәфис Мөхияров.
Без бу көнне “Базы” җәмгыяте һәм “Герой” хуҗалыгында булып, чәчү барышы белән танышып кайттык. Аларның һәр кайсында да киеренке эш кайный. Игенчеләрнең тырышлыгын күреп, ирексездән күңелдә тагы да “Язның бер көне елны туен дыра” дигән мәгънәле әйтем яңара.
Гөлүсә ФӘРВӘҖЕВА.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей