Язга әзерсеңме, игенче? (Бураевский район)

Әлеге көннәрдә механизаторларның күбесе    техникасын төзекләндерүдә  көч сала. «Победа» җәмгыятенең Абдулладагы бүлекчәсендә бу язда барлыгы 1300 гектардан мәйданда басу мәшәкатьләре башкару планлаштырылган.

Бүлекчә механизаторлары үткән ел көзендә парга калдырылган җиргә 9500 тоннадан артык черемә чыгарып, калган җирләрне туңга сөреп куйган иде.

– Кышлаучы уҗым культураларын өстәмә тукландыру, бөртеклеләр һәм мал азыгы культураларын җир сыена туендыру максатында кимендә 120 тонна азотлы, фосфорлы минераль ашламалар алачакбыз. 204 гектар мәйданда игеләчәк кукуруз җиренә чәчкәндә үк азотлы карбамид яисә мочевина кертеләчәк. 180 гектарда кәҗә үләне, клевер һ.б. күпьеллык үләннәр яңартылып чәчелеп, чәчүлекләр әйләнешен тулыландырып тора. Мондый кузаклы үләннәр башка культураларга, мәсәлән, бодай, арпа, солыга яхшы элгәр буларак та файдаланыла. Алардан соң чәчелгән ашлыкларның уңышы югары була,– дип сөйли җәмгыять директоры Даниф Нигъмәтҗанов.

Тәгәрмәчле тракторда төрле басу эшләре башкаручы Салават Мәхмүтов   язгы кыр мәшәкатьләрендә сынатмаячагына ышана. Ул МТЗ-82 тракторын шөребенә кадәр сүтеп үз куллары белән төзекләндереп куйды. Мал азыгы хәзерләгәндә фермага яшел масса ташучы механизаторның хәзер күңеле тыныч, корыч аты «җигелергә» әзер.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей