Яз хәзер килеп җитә (Бураевский район)

Хуҗалыкларда техника ремонты тулы куәтенә бара.«Победа» җәмгыятенең Абдулла авылындагы бүлекчәсендә 2019 елның язгы басу мәшәкатьләренә унбер берәмлек техника чыгачак.

Җәмгыять механизаторлары иртә яздан дым каплату, күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән өстәмә тукландырып тырмату өчен агрегатларын күптән төзекләндереп куйган. Әлеге көннәрдә булган тракторлар ремонты да төгәлләнеп килә. Биредә көч салучы механизаторлар Антон Зайруллин, Фидус Фархитов, Евгений Васильев, Салават Мәхмүтов бу мөһим хезмәтне гыйнвар урталарында башлаган иде инде. Бүлекчә директоры Даниф Нигъмәтҗанов әйтүенчә, механизаторларның һәрберсе басуда нинди агротехник чара башкарачагы белән  алдан хәбәрдар булып, шуңа әзер тора. Т-150 К тракторында Фәдүс Шакиров белән Илнар Насыйбуллин культивациядә эшләячәк, ә Роберт Шәймөхәмәтов  «Агратор» чәчү комплексында бөртекле культуралар чәчәчәк.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей