Явымсыз көннең һәр минуты кадерле

Көн саен диярлек яуган яңгырлардан соң, чыккан кояшка, коры көнгә   игенчедән дә ныграк сөенгән кеше юктыр.

Ә бит инде көзгә кереп барабыз.Аяз көннең һәр сәгатен ,һәр минутын файдаланып калырга тырыша бүген механизаторлар.

Рапат авылы янындагы иген кырында берьюлы 13 заманча куәтле комбайн арпа культурасын турыдан – туры урдыра.

“Базы” җәмгыятенең кыр кораблары әллә кайдан күренеп, аерылып тора. Башаклар да саллы күренә.

 – Уңыш гектарыннан 46 центнер чыга, – ди Рапат бүләкчәсенең агрономы Илфак Шәмсетдинов. – Бу басуны хәзер тиз арада урып алабыз да, икенчесенә күчәбез.

Явымнар гына булмасын, аяз көннең һәр сәгате, һәр минуты кадерле.

 

Гөлүсә Хуҗина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей