Яшәү суты бирер газиз җир!

 

Сандугачлар өзелеп сайрар

Яшел тугайлар иле!

Матур табигатьле, хозур җирләрне үз иткән бүгенге яңа кыпчаклыларның ата-бабалары. Күз күреме җитмәс иркен ялан-кырлар, мең төрле үлән, чәчкә исенә тулган сулап туйгысыз саф һава, дөрес, хәзер инде күпкә саеккан, әмма элекке заманнарда тулышып ташкан чиста сулы Йөзболан елгасы.

Бәләкәй генә авылда олы бәйрәмнәр сирәк үткәрелсә дә, ерак араларны якынайтып, туган-тумачасын күрергә, нәсел-нәсәбен барларга кайткан якташлар бик күп иде. Халык әкренләп килә торды, таныш сукмакларны байкады, урамнарны күздән үткәрде, күпләр кызыксынып шәҗәрә агачларын карады.

Ә юбилей тантанасына тырышып әзерләнгән кыпчаклылар. Өйләр төзек, урамнары иркен, капка-рәшәткәләре чагу төсләргә буялган, бер сүз белән әйткәндә, күзгә күренеп матурланган авыл. Бераз калкурак җирдә урнашкан клуб бинасы янындагы зур мәйданда тирмә корылды, тамашачыларга эскәмияләр куелды, сәүдә рәтләре, “Туган авылыма – 90 ел”, “Акчулпан мәктәбе тарихы”, “Авылымның оста куллары” дип аталган күргәзмәләр эшләде. Бәйрәм тантанасы авыл тарихын чагылдырган театрлаштырылган тамашадан башланып китте.

Ата-бабалар нигезен корытмый

...Диңгез кебек җәйрәп яткан уңдырышлы җирләрне эшкәртү максатында 1928 елда бер төркем абый-апалар, барлыгы 24 гаилә, гомум җыелышта сөйләшеп-киңәшләшеп бер карарга килгәннән соң хәзер инде 255 еллык чал тарихы булган Кыпчак-Аскар авылыннан, Калинин исемендәге коммунадан аерылып чыга һәм шушы урыннарга нигез корып, яңа тормыш башлап җибәрә. Һәр гаиләгә өй салу өчен 15әр сажин җир бирелә.

Тырыш хезмәт, уен-көлке белән ел артыннан еллар үткән, халык иген чәчеп, мал асрап көн күргән, үзләреннән артканны Эстәрле, хәтта Златоуст базарына кадәр барып җитеп, кәсеп тә иткәннәр. Балалар саны да арткан, 1948 елда авылда беренче мәктәп ачыла, ун елдан соң икенчесенә нигез салына, ә 1992 елда инде мәктәп, медпункт һәм клубны үз эченә алган яңа бина үз ишекләрен ача.

Бөек Ватан сугышы елларында шушы бәләкәй генә авылдан типсә тимер өзәрлек 23 ир-егет фронтка китә, әмма аларның 14е утлы яу яланнарында мәңгелеккә ятып кала. Дошманны кыйратып, исән-имин кайткан яугирләр башкалар белән беррәттән тыныч тормышта лаеклы хезмәт юлы үтеп, балалар үстереп тырышып гомер кичерә. Кызганычка каршы, бүген Яңа Кыпчакта бер генә сугыш ветераны да юк, тыл эшчәннәреннән дә авылның иң өлкән агинәе Рәшидә Сәмигулла кызы Иманголова гына исән.

Әйе, шушы бәләкәй генә авылның тарихы, данлы үткәннәре Ватаныбыз тарихы белән тыгыз бәйле, халкы да ил күргәнне күреп, кайгы-шатлыкларын бергә уртаклашып дус һәм тату яшәгән.

Еллар үткән, заманалар да үзгәргән, бүген инде Яңа Кыпчакта ата-бабалары нигезен корытмый, кайчандыр шушы бәрәкәтле җиргә килеп утыручыларның балалары, оныклары данлы эшләре, изге гамәлләре белән авыл елъязмасына үз өлешен кертә. Монда әле 41 йорт исәпләнеп, 193 кеше яши. Бөтен өйләргә дә “зәңгәр” ягулык кергән, әмма социаль объектлардан клуб һәм медпункт кына калган. Күпләр, әлбәттә, Себер тарафларында эшли, яшьләр дә шәһәр юлын тапый, әмма авылда калганнар да юк түгел. Туган төягенә тугры булып, хезмәтне үз итүчеләр генә бәхетне читтән эзләми, үз нигезен үз җирендә корадыр ул. Халык, башлыча, шәхси хуҗалыкта күпләп мал-туар, кош-корт асрый, умарта тотучылар да бар, уңдырышлы җирләрендә бәрәңге, чөгендер үстерәләр. Шуңа өстәп, монда һәр йортка уртача алтышар баш сыер малы туры килүен дә әйтсәң, яңа кыпчаклыларның уңганлыгына һәм тырышлыгына сокланып, тел шартлатырга гына кала. Күпләр, бик күпләр өчен матур үрнәк һәм чагу мисал бу!

Тырышып эшлиләр, гөрләтеп яшиләр

Ә сәхнәдә бәйрәм кызганнан-кыза барды. Авыл халкын күркәм бәйрәм белән район хакимияте башлыгы урынбасары З. З. Әхмәтов, Кыпчак-Аскар авыл биләмәсе башлыгы Р. Х. Газизов һәм кыпчаклыларның тарихын архив мәгълүматларга таянып өйрәнүче отставкадагы полковник Р. Ш. Габитов ихлас тәбрикләде. Бу көнне авылдашлары белән очрашуга гүзәл Башкортстаныбызның төрле тарафларыннан кайткан якташлар сагыну сәламнәрен җиткереп, моңлы җырларын бүләк итте, бер-бер артлы район мәдәният сарае артистлары һәм урындагы талантлар, музыкантлар һәм биючеләр чыгыш ясады. Эштә генә түгел, җыр-биюдә дә ал бирми икән кыпчаклылар!

Арытабан инде төрле номинацияләрдә билгеләп үтелгән авылдашларын көчле алкышлар белән тәбрикләп, бүләкләүләр тантанасы башланды. Иң үрнәкле йорт һәм иң матур гөлләмә бакчасы хуҗалары дип Айгөл һәм Галимҗан, Гөлнара һәм Азамат Сәмигуллиннар танылса, мәгариф ветераны Зөһрә Әхмәтова - “Авылның иң хөрмәтле кешесе”, Зәйтүнә апа Фазлыәхмәтова - “Авыл тарихын яхшы белүче”, Светлана һәм Вәли Шәйморатовлар – “Иң тату гаилә”, Ләйсән һәм Руслан Якуповлар – “Иң яшь парлар”, Лидия һәм Рифкать Татлыбаевлар – “Олы йөрәкле ата-ана”, Миләүшә Шәйморатова – “Иң сабыр ана” исеменә лаек булды. Шулай уҡ тату гаилә парлары Зилә һәм Хөсәен Шәйморатовларны, күпбалалы ана Гүзәл Сафина, иң шәп малайлар үстерүче Миниса Нигъмәтуллина, “кайнар нокта”ларда хезмәт иткән яугир-интернационалистлар Вәгыйз Әхмәтҗанов һәм Азамат Сәмигуллинны да котлап үттеләр. Быел күркәм гомер бәйрәмнәрен билгеләгән юбилярлар, авылның иң өлкән һәм иң нәни гражданнары, аш-су, кул эше осталары, моңлы тавышлы җырчылар, хәтта иң ягымлы картәниләр дә игътибардан читтә калмады. Бер сүз белән әйткәндә, авылның һәр кешесе диярлек ниндидер бүләккә лаек булды. Сәхнәдән шулай ук чараны оештыруда ярдәм иткән, авылым, дип янып-көеп йөргән Зәлия һәм Сабит Сәмигуллиннар, Исмәгыйль Татлыбаев, Рәүф һәм Вилдан Шәйморатовлар, Зөһрә Иманголова, Зилә Татлыбаева, Илгиз Һәм Булат Шәрәфетдиновлар, Гөлзәминә Шәфыйкова, Лилия Сафина һәм читтә яшәгән якташлар исеменә дә мактау сүзләре яңгырады. Район хакимиятенә, Кыпчак-Аскар авыл биләмәсе һәм мәдәният йорты коллективларына, якын-тирә авыллардан бәйрәм белән тәбрикләргә килгән җырчылар, биючеләргә дә чиксез рәхмәтле акчулпанлылар.

Әйе, әйе, рәсми исеменнән тыш, халык телендә яшәгән шундый атамасы да бар Яңа Кыпчакның. Һәр иртә кояш чыгышы ягыннан калыккан чагу таң йолдызы – Чулпан белән чагыштырып, күрше Тәүәтәй, Сарыш, Чебенле авыллары халкы әле дә аны шулай дип йөртә. Туганлык хисләрен суытмый, буыннар бәйләнешен саклаган, тәпи баскан җирендә гөрләтеп дөнья көткәннәрне, шушы төбәктә туып-үсеп, бүген чит тарафларда яшәгән якташларны курчалап, бәхетле язмышлар юрасын, адашканнарга юл күрсәтүче якты бер маяк булсын, әйдә, көмеш Чулпан йолдызы!

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей