“ЯШЬЛӘР ТЕРРИТОРИЯСЕ”НДӘ СОЦИАЛЬ ПРОЕКТЛАР ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ

11 февральдә район мәдәният йортының конференция залында “Яшьләр территориясе” форумы үтте. Чарада районның мәдәният, мәгариф өлкәсендә эшләүче һәм район үзәге мәктәпләрендә белем алучы, волонтерлар хәрәкәтенең актив әгъзалары булган сәләтле, актив яшьләре катнашып, безнең җирлектә тормышка ашырып була торган социаль юнәлешле проектлар тәкъдим итте.

Алар буенча фикер алышуларда экспертлар – муниципаль район Советы каршындагы Яшьләр советы рәисе А.И.Нәбиева, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе И.Ф.Галләмов, Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсе директоры Э.Ә.Газизова, район мәдәният йорты директорының иҗади эшчәнлек буенча урынбасары, муниципаль район Советы каршындагы Яшьләр советы әгъзасы Д.И.Мансуров катнашты.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей