ЯШЬЛЕГЕБЕЗ ЧИШМӘЛӘРЕ

Төмәнәк авылы урта мәк-тәбе укучылары өчен яңа уку елы яхшы хәбәрдән башланды

Төмәнәк авылы урта мәк-тәбе укучылары өчен яңа уку елы яхшы хәбәрдән башланды. Үткән уку елын уңышлы тәмамлаган һәм бөтенрусия мәктәп олим-пиадаларында, фән-тәҗрибә конференция-ләрендә, иҗат бәйгеләрен-дә бүләкле урын яулаган укучылар Мәсгуть Галләмов стипендиясенә лаек булды.

Мәктәпнең алдынгы укучылары менә тугыз ел инде шушы стипендияне ала. Стипендиат таныклыгын тапшыру тантаналарына хәзер Уфада яшәгән меценат үзе килә.
Мәсгуть Әгъзам улына 74 яшь, гомеренең байтак өлешен туган авылы Төмәнәктән читтә үткәргән ул. Әмма шушы дәвердә якташлары язмышыннан күз яздырмаган. Чираттагы кайтуында исә тормыш иптәше Әнисә Хантимер кызы белән авылдагы бер чишмәне тергезгән.
Галләмов – үзенчәлекле кеше. Мәктәп тәмамлаганнан соң Казах ССРындагы Ишем елгасында сусаклагыч төзергә киткән, армиядән соң, Свердловскида юридик институт тәмамлап, Әлшәй районында халык судьясы, Шаран районы һәм Сибай шәһәр судлары рәисе булган. Отставкага чыкканнан соң бераз вакыт БДУның Сибай институтында укыткан, аннары Федерация теркәү хезмәте Сибай бүлеген җитәкләгән. Соңрак Сибайда Дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе һәм Дәүләт думасы депутатларының җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе итеп тәгаенләнгән.
Флүзә НӘГЫЙМОВА,
Төмәнәк урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Резида Халиуллина

"Туймазы хәбәрләре"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей