Яшелчә утыртучылар(Бураевский район)

Яшелчәнең күп төрләрен зур мәйданнарда утыртып үстерүчеләр авылдашлары ярдәменә таяна. Мәсәлән, Кодашта язгы айларда бар кеше дә шәхси бакчасында, үз мәшәкатен төгәлләгәч күршесенә булыша. Кәбестә уҗымы белән бәрәңгене зур мәйданнарда утыртучы Юлия белән Марат Адыевларга андый булышчылар беркайчан да артык түгел. Май аенда, әлеге яшелчәләрне утырткан көннәрдә  аларның ихаталарыннан кәбестә уҗымын машинага төяп басуга юнәлүчеләр өзелмәде.

Ләйсән Хәйруллина, Эльмира Яһудина, Радмир Нурисламов, Владик Суфиянов(рәсемдә) һәм башкалар шулай хезмәтләренә карата тиярен алып гаилә бюджетын тулыландыра.

Рәүф Шаматов. 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей