Яшь үрчем ышанычлы кулларда (Бураевский район)

“Колос” хуҗалыгының Яңа Мостафа авылында  бозауларны үстерү өчен барлык шартлар да бар. Кышкы чорда алынган үрчемне җәйге айларда иркенләп көтүдә йөртәләр.  Бу эшне әтиле-уллы Николай һәм Илья Миннебаевлар, Вячеслав Павлов һәм Кирилл Попков алмашлап башкара. Аларны бу эшнең осталары бияргә була. Бу уңганнар кышын да телекчелектә хезмәт сала.

Хуҗалыкта яшь малларны карауны оештыруны үрнәк итеп куярга була. Иртәле-кичле мул үләнле басуда көтүләп йөрткәннән соң, көндезге эсседә ышык утарга кайтаралар. Монда су эчерү урыны бар, өстәмә тукландыру өчен дә уңайлы.

Хуҗалыкта яшь үрчемне тәрбияләүгә бервакытта да икенче пландагы эш дип карамадылар. Терлекчелектән яхшы продукция җитештерү дә шуңа бәйле.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей