Яшь гаилә – авыл өчен яхшы билге

Яңа Уртавыл авыл биләмәсененнән шәһәр уңайлыклары урынына туган авылына өстенлек бирүче яшь парлардан берсе – ул Вәрәш авылында яшәүче Эльвина һәм Фәнзил Гыйльметдиновлар. Күпбалалы ата-ананың гаилә стажы нибары җиде ел. Тату мохиттә кызлары Эльсина, уллары Финаз һәм биш айлык уллары Эльсун үсә. Без барган көнне гаилә башлыгын өйдә очратмадык. Фәнзил Физзат улы бер ел элек Яңавылда үз эшен ачкан – тактаяргыч эшен башлап җибәргән. Һәм, әлбәттә инде, җитәкче буларак аңа көндәлек агымдагы сорауларны җайга салырга кирәк. Бу вакытта йорт хуҗалыгы буенча мәшәкатьләр яшь хатыны Эльвина һәм әнисе Гөләмдән Тәлгать кызының иңнәренә төшә. Ә хуҗалык гаять күп көч таләп итә.

– Быел йөз каз, кырык баш күркә, чеби алдык, – дип сөйли Эльвина. – Зур маллардан – сыер, үгез, бозаулар. Зур бакча карыйбыз.

– Көздән яңа йорт өчен нигез салдык, – дип дәвам итә яшь әни. – Кредит һәм ссудалар рәсмиләштереп тормадык, үз көчебез белән төзергә тырышабыз. Әнә, ярдәмчеләр үсеп килә. Өлкәне Финаз көченнән килгәнчә хуҗалык буенча инде әтисенә, энесе һәм сеңлесен карарга миңа да ярдәм итә.

Яшь әти-әни, әлбәттә инде, балалары авылда да үсешкә булсын дип тырыша. Карантин чараларына кадәр өлкән уллары һәм кызларын Яңа Уртавыл балалар бакчасына йөрткәннәр, аларга төрле аң-белем үстерүче уеннар сатып алалар.

– Балаларга авылда үсү бик рәхәт, дип уйлыйбыз ирем белән, – ди Эльвина. – Биредә саф һава, табигать тә матур, балалар бакчасына чират та юк. Әлбәттә, Яңавылда перспективалар күбрәк, ләкин балачак эзләрен саклаган урамнарны ныграк яратабыз. Шуңа күрә Вәрәшкә өстенлек бирәбез һәм моңа һич үкенмибез.

Гульчачак Тимершина, корреспондент газеты "Янаульские зори"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей