Ясалма орлыкландыру – көн таләбе (Бураевский район)

Терлекчелек тармагында малларны каплатуның, алардан сәламәт яшь үрчем алып үстерүнең берничә юлы бар. Алар күп еллар дәвамында практикада сыналган. Без, гадәттә, башмакларны һәм савым сыерларын үгезләр белән каплатып килдек. Ләкин бу алым белән эшләү нәтиҗәсендә малларда төрле йогышлы авырулар барлыкка килде. Шул сәбәпле, терлекчелек тармагында эшләүче фән белгечләре аның икенче, отышлы юлын тапты. Бу исә ана терлекләрне ясалма алым белән орлыкландыру, ягьни сыерның теләккә килгән вакытында ясалма каплату. Әлеге алымның уңай яклары күп. Авыл хуҗалыгы терлекләренең продуктлылыгын күтәрүдә, авырулардан арынып сәламәт яшь үрчем алуда әһәмияте зур. Җенси юл белән йогучы авырулардан малларны фәкать ясалма орлыкландыру  алымы белән каплатып кына котылып була. Үгезләрдән трихомоноз, вибриоз кебек чирләр савым сыерларына эләгә. Соңгы елларда лейкозга каршы көрәштә сыек азотлы савытта сакланган орлык белән эшләү мәҗбүри таләп итеп куела. Шунсыз мал көтүләрен сәламәт асрау җиңелдән булмаячак.

Районның «Урожай», «Победа», «Салават» җәмгыятьләрендә малларны байтак еллар дәвамында ясалма орлыкландыру алымы белән каплаталар. Үткән елларда Ленин исемендәге җәмгыятьнең Олы Бадрак товарлыклы сөтчелек фермасында әлеге алымга өйрәтү буенча  махсус өйрәтү киңәшмәсе оештырылган иде.

Шәхси хуҗалыкларда асралган малларны да бу алымбелән каплату максатында район ветеринария станциясендә пункт эшли.Монда үз теләгең буенча ит һәм сөт токымлы үгез орлыкларын файдаланып туган бозауларны симертү яисә киләчәктә үстереп югары продуктлы савым сыеры итү мөмкинлеге булдырылды.Ветстанциягә эш көннәрендә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Болай эшләгәндә сыерның кайчан бозаулыйсын, янә нинди вакытта каплатасыңны алдан чамалап планлаштырып була.

Илдус Әхмәдуллин, икенче категорияле белгеч.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей