Ярыш алдынгылары билгеләнде

Районда язгы чәчүнең кызган мәле. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүмәтләргә караганда тулаем эш 64% башкарылган. “Урожай” токымчылык заводы хезмәткәрләре районда беренчеләрдән булып чәчү компаниясен төгәлләде. М.Горький ис., 22нче Партсъезд ис.,“Маяк” кооперативлары, ”Илеш Мтс” җәмгыяте, Г.Гайнетдинов, И.Ихсанов крестьян - фермер хуҗалыклары алдынгылар рәтендә.

Әйткәндәй, бүген – районда агымдагы атнада янә алдынгылар билгеләнде.

Культивацияләүдә Г.Гайнетдинов крестьян - фермер хуҗалыгыннан Григорий Шәймәрдановка тиңләшүче булмады. Ул “К-700” тракторында 1100 гектар җирне эшкәртүгә иреште.

Шул ук хуҗалыктан Александр Сергеев “ДТ-75” тракторында 1200 гектар җирте кәтүкләп, алдынгылар сафына чыкты.

“Урожай” токымчылык заводыннан Илсур Нәсетдинов яңа уңышка нигез салуда беренчелекне яулады. Ул “Джон-Дир” тракторында 896 гектар мәйданда чәчү эшләрен башкарган.

Барлык алдынгыларны район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев үзе тәбрикләп, вымпел һәм республикабызның символы булган – Башкортостан флагын тапшырды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей