Ярмәкәй яшьләре яхшы яши!

Райондагы бер төркем ятимнәргә фатир ачкычлары тапшырылды

“Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм буенча өстәмә гарантияләр турында”гы Законга ярашлы, шулай ук Русия Федерациясенең Торак кодексына нигезләнеп, әлеге категория гражданнарны торак белән тәэмин итү максатында, былтыр – 873, быел 887 миллион сумнан артык финанслау планлаштырылган иде. Шушы елга план буенча, республикада 650 ятим бала торак белән тәэмин ителергә тиеш.

Шушы көннәрдә ятим һәм караучысыз калган балаларны торак белән тәэмин итү бурычын үтәп, Ярмәкәй авылы үзәгендә урнашкан күпфатирлы йортның ачкычлары тапшырылды. Дәүләт ярдәме алган өч кеше беренче тапкыр үз торагының ишекләрен ачып керде. Аларның шатлыгын “Кызыл таң” нәшрияты да уртаклашты.Әлеге йорт район үзәгенең Грачев урамында урнашкан. Биредә тиешле инфраструктура булдырылган, яшьләр өчен мөһим булган мәгариф учреждениеләре, социаль объектлар ерак түгел, кул сузымында гына — дәваханә. Йорт алдында җир участоклары да бар. Ә эчендә — җылылык һәм яктылык!Һәр фатирның гомум мәйданы 33,2 квадрат метр тәшкил итә. Берничә катламлы җылы идәннәр, шундый ук диварлар, түшәм хуҗаларга озак еллар хезмәт итәчәк әле. Биредә җылы су, канализация, бүлмәләрнең иркен булуы шатландыра. Һәр фатирда — аерым җылыту казанлыгы. Бер бүлмәле фатирларның һәрберсе бүген үк кереп яшәрлек итеп уңайлаштырылган.— Соңгы елларда махсус программа буенча без шундый алтынчы йорт тапшырабыз, — ди хакимият башлыгы Илшат Райманов.

— Төзүчеләр мондый торакны аерым бер җентеклелек белән, күңел җылылыгын да салып төзи, минемчә. Без бүген яңа фатир ачкычлары тапшырган яшьләрне туган районга файдалы кешеләр булыр, дип өметләнәбез.— Без яңа гына гаилә кордык, шуңа да фатир мәсьәләсе кискен тора иде, — ди яңа фатир алучы Ангелина Сәлимгәрәева. — Дөресен әйтик, бүгенгә кадәр фатирны килеп күрмәгән идек. Шуңа да бик дулкынландык, аның сыйфаты без теләгәнчә булырмы икән дип борчылдык. Ә ул без көткәннән дә яхшырак булып чыкты! Төзүчеләргә аерым рәхмәт!Тагын ике фатир хуҗалары Айрат Әхмәтҗанов һәм Вильмир Гаделшин әлегә гаилә кормаган, тормыш юлын башлап җибәрергә менә нинди яхшы старт аларга! Бусагадан киленнәр дә атлап керсен, алар сәламәт бәбиләр китерсен, яңа фатирларда яхшы тормыш көтсен безнең яшьләрне!

Резида ВӘЛИТОВА.

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы

" Кызыл тан " газетасы. 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей