Яраткан эш – ярты бәхет

“Байбулат” җәмгыятенең Яңа Бирде сөтчелек фермасы мөдире Фларит Хәбибуллин безне аның белән ул үз эшенең остасы, дип таныштырды. Чыннан да, кулыннан килмәгән эше юк икән уңган терлекче Эльвира

Ризванованың. Аңа биредә бик җаваплы эш йөкләгәннәр: яңа туган бозауларны тәрбияли. Бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә киеренке булуын һәркем белә. Ул әле шулай ук зур игътибар һәм пөхтәлек тә таләп итә. Чөнки маллар яшь вакытта бик тиз йогышлы авырулырга бирешүчән булалар. Монда әле аңа чыныктыру чарасын күрергә, үлән чәйләрен әзерләп сыйларга да туры килә. Эльвира үз эшен һәрвакыт күңелен  биреп башкарырга гадәтләнгән. Ул ветеринария белгече Илгиз Латыйповның киңәшләрен дә төгәл тота. Бәлки шуңадыр соңгы вакытларда монда бозауларның авырулары сирәк очрый. –Терлекләр, сабый бала кебек, җентекле тәрбия таләп итә, – дип сөйли ферма мөдире Фларит Хәбибуллин. –Эльвира бозауларны бала караган кебек карый. Һәр кайсының көен, җаен белә, авырып китсәләр – борчыла. Без дә аны эш

урынында очраттык. Эльвира Ризванова бозаулар арасында тәрбияче апа кебек. Малкайлары аның янында нәни балалар кебек йөгереп кенә йөри. –Эшемне бик яратып башкарам. Бер көн ял итсәм, тизрәк эшкә ашкынып киләм. Вакытында җылы сөтен эчерәбез, алларында да азык мулдан. Артымнары да яхшы, – ди ул.

Әйе, азык рационы төгәл сакланганда гына яшь үрчем исән-имин һәм матур үсә шул. Ә инде Эльвира кебек үз хезмәтен яратучы һәм аның сулышы белән яшәүче яшьләр һәряклап үрнәк булып торалар.

 

Гөлүсә ФӘРВӘҖЕВА.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей