Яңавыллылар шәһәрне чәчәклекләр белән ямьләндерә

Җәй башлану белән шәһәребез чын мәгънәдә чәчәк ата башлый. Яз көне төрле лалә, ирис, нарцисслар шәһәр халкының күз явын алып тора, хәзер лилия, петуния, бәрхәт гөлләр, затлы розалар чоры җитте... Чәчәкләр исе һәркайда: шәһәр урамнарында да, күпфатирлы йорт ихаталарында да.

Яңавыл үзәгендә махсус хезмәтләр төзекләндерү белән шөгыльләнсә, күпфатирлы йорт һәм шәхси йорт ихаталарын битараф булмаган яшәүчеләр үзгәртә. Коры энтузиазмда диярлек шәһәрлеләр һәр кичне чәчәкләргә су сибәргә, клумбаларны утарга тату чыга.

Шушы көннәрдә "ЯТ"ның иҗади төркеме шәһәр чәчәклекәре буенча йөреп чыгарга карар итте. Әлбәттә, клумбалар белән хәл бөтен җирдә дә яхшы түгел, аларны чүп баскан. Ләкин барыбер Яңавылда күпчелек ихаталар чәчәкләргә күмелеп утыра, яшәүчеләр фикеренчә, аларда кашкарый, георгин һәм хризантемалар чәчәк аткач, август һәм көз башында аеруча матур була. Якутов урамы буенча 37 санлы йорт яны территориясе шәһәрнең төньяк өлешендәге иң үрнәкле ихаталардан берсе. Чәчәкләрне биредә Эльфира Фәрхетдинова һәм Рәсимә Ялалова карый. Ихата төрле конкурсларда бер тапкыр гына җиңүче һәм призер булмган. Гадәти түгел клумбаларны шәһәр үзәгендә күрдек. Совет урамы, 14 адресындагы йорт тәрәзәләре астында клумбаларда яшәүчеләр куллары белән әзерләнгән кече архитектура сыннары урнашкан. Җиңү урамы, 83, 85, 86 адресы буенча яшәүчеләр матур чәчәклекләр белән мактана ала. Җиңү урамы, 83 санлы йорт буенча староста Раиса Казаева сүзләре буенча, ул чәчәкләрне өченче ел рәттән утырта. Үткән елда ихата шәһәр буенча чәчәклекләр конкурсында җиңүче булган.

Оешмаларга килгәндә исә, биредә йолага ярашлы "Яңавыл электр челтәрләре" АҖе, "ЯнаулВодоканал" ширкәте, балалар бакчалары һәм мәктәпләр аерылып тора.

Олеся Тукташева, корреспондент газеты "Янаульские зори"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей