Яңавылдан Илүсә Фазлутдинова гүзәлеккә гашыйк

Илюсә Фазлутдинова һәрвакыт чәчәкләр яраткан. Һәм бу сөю шулкадәр үсеп киткән, хәзер участогының өчтән бер өлешен алып тора.

– Моны ничек аңлатырга соң? – дип сорыйбыз аннан.

– Барысы бик гади: чәчәкләр күркәм, ямь биреп тора, – дип елмая ханым. – Мавыгу, бәлки, әнидән күчкән. Беренче чәчәкләрем – әни коллекциясеннән үсемлекләр. Мин мәктәптә укыганда ук аның япон гөле, клематис, боҗыр (императорский рябчик) үсә иде. Ул вакытта алар сирәк очрый иде.

Чәчәкләр тормышка ямь өстәп кенә калмый, аларның начар энергияне юк итүе дә исбатланган, дип ул.

– Һәр иртә ихатага чыгам һәм беренче эш итеп бакчаны урап чыгам, кайсыларының чәчәк атуын карыйм, фотога төшерәм, – димп сөйли И. Фазлетдинова. – Үсемлекләрне дөрес карау бик мөһим. Алар кешене тоя, сөю, хәстәрлекне аңлый.

Илүсә Ильяс кызы чәчәк яратмаган кеше юк, дип исәпли. Барысының да аларны үстерү һәм карау мөмкинлеге генә юк.

– Бәхеткә, минем мөмкинлегем бар. Шәхси йортта яшибез, отпуск ялым да җәйгә туры килә (гимназиядә директор урынбасары булып эшли – авт.), – ди ул.

Аның күркәм мавыгуын ире Альберт та яклый, аңа ярдәм итә.

– Ялгызым өлгерә алмас идем, – дип таный ул. – Кызганычка каршы, кызларыбыз Лиана, Ләйсән еракта яши, өйдә сирәк булалар. Әмма чәчәк атучы бакчабыз аларга да бик ошый. Хозурланыр өчен, фотолар җибәрүне сорыйлар. Кайтканда ярдәм итәләр. Бакчада күпме төр чәчәкләр үсүен хәзер, хуҗабикә сүзләре буенча, исәпләп бетерү авыр. Лилияләре генә 62 төрле – бу көннәрдә кызы белән "ревизия" үткәргәндә ачыклаганнар. Нигездә күпьеллык үләннәр үстерәләр. Берьеллыклары да бар. Соңгыларыннан петунияләргә өстенлек бирелә, чөнки алар яздан көзгә кадәр чәчәк ата. Аларны кашпога да утырталар, быел алар алтмышка якын, ихатаның алгы өлешен бизәп тора.

– Бакча һәрвакыт чәчәктә утырсын өчен, бер клумбага төрле вакытта чәчәк атучы үсемлек төрләрен утыртам. Беренче булып крокус, боҗыр, япон гөле чәчәк ата башлый һәм георгин, гортензияләр тәмамлый.

Сүз уңае, бакчаның бер өлешендә ылыслы һәм чәчәк атучы декоратив куаклар үсә.

Йорт каршында – розалар, алар хуҗаларын көзгә кадәр сөендерә.

Чәчәк, үсемлелкәрне азлап утырту – бер эш, ә аларның матур, урынлы күренүе – бөтенләй башка. Ә менә Фазлетдиновлар моны булдыра алган.

Чәчәктән тыш участокта яшелчә дә үстерәләр. Җимеш агачлары да бар. Әмма бәрәңге җире елдан-ел кими.

– Селекционерлар чәчәкләрнең яңа сортларын чыгарып кына тора, аларны сатып алмый кала алмыйм, – ди хуҗабикә.

Моннан тыш ул бәйләргә, чигәргә ярата, әмма соңгы елларда бу мавыгуга вакыты бөтенләй аз кала: кыш буш вакытында чәчәк үстерү буенча төрле материалларны өйрәнә, ә инде февральдән үсентеләр белән шөгыльләнә башлый.

Героебыз сүзләре буенча, чәчәк сөючеләр Яңавылда байтак. Илюсә Ильясовна социаль челтәрләрдә "Цветы" төркемен булдырган, биредә ул күп дуслар тапкан. Төркемдә катнашучылар – алар инде ярты меңнән артык – хатын-кызлар һәм... ир-егетләр бакча серләре белән уртаклаша.

– Тормышка ямь өстәсегез килсә, чәчәк үстерегез! Исегездә тотыгыз: матурлык дөньяны коткара, ә чәчәктән матуррак бер нәрсә юк, – ди тәҗрибәле ханым.

Раушания Гарифуллина, корреспондент газеты "Янаульские зори"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей