Яңа Балтачта җәйне хәстәрлиләр

Яңа Балтач сөтчелек фермасында төзүчеләр бу көннәрдә җәйге лагерьдә саву залы булдыру белән шөгыльләнә.

 

 "Илһам Мәрданов индивидуаль предприятиесе" Яңа Балтач сөтчелек фермасында базаны ныгытуга ныклап тотындылар. 2018 елда Илһам Мәрданов "Гаилә фермаларын яклау" республика программасы сикләрендә грант алган иде. Дәүләт ярдәмен фермер төп чараларны ныгытуга тотынды. 125 баш токымлы таналар сатып алды. Ә ферманы ул кабул итеп алганда, биредә егерме баш сыер калган булган.

Бүген Данис Дәүләтов җитәкләгән сөтчелек фермасында 170 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Ферма алты центнердан артык сөт җитештерә. Центнерга якын сөт, пастеризацияләнеп, сәүдә ноктасында сатыла. Әлеге вакытта терлекчеләргә җәй көннәрендә уңайлы хезмәт шартлары тудыру эшләре белән шөгыльләнәләр.

 --Соңгы елларда ферма яны җәйге лагерьлары булдыру практикалана. Яңа Балтач сөтчелек фермасының җәйге лагере Чыпчык авылы янында иде. Ләкин соңгы елларда сверлар җәй көннәрендә дә ферма шартларында савылды,--ди район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Рөстәм Фәтхиев, "арба"ны кыштан хәстәрләгән терлекчеләрнең тырышлыгын уңай бәһалап. Балта осталары: Радис Хәсәнов, Илфат Шәнгәрәев, Зәбр Хәсәновлар 18х7 метр зурлыгында япма кору эшләре белән мәшгуль . Каркасы тимердән. Япма астында саву корылмасы урнаштырылган. Берьюлы унбер сыер саву мөмкинлеге булачак.

 --Эшче кулларга һәм төзелеш материалларына кытлык юк. Агач материалын үзебез хәзерләдек. Нәтиҗә булсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз,--ди хуҗалык җитәкчесе Илһам Мәрданов, эшләр барышы белән канәгать булып.

 

Билгесез автор.
 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей