Ямьле Гәрә буенда (Бураевский район)

“Победа” җәмгыятенең көтүлекләре тыныч кына агып ятучы Гәрә елгасы тугайлыкларында. Биредәге болыннар көн үзәгендә маллар белән тулы була. Башмак көтүе җәй озыны биредән кайтарылмый. Савым сыерлары исә берничә сәгатькә генә абзардан чыгарылып йөртеп кайтарыла. Алар нигездә абзарларда ашатылып савыла. Монда сыерларны яшел үләнгә чыгаруның максаты малларның, тоякларының сәламәтлегенә зыян китермәү өчен кирәкле. Тулы рационлы азыкны механизаторлар улакларга кертеп салып тора һәм ул мөмкин кадәрле төрләндерелә.

Бу көннәрдә җәмгыятьнең Абдулла авылындагы товарлыклы сөтчелек фермасыннан кимендә алты- җиде тонна югары сыйфатлы  продукция май – сыр җитештерүче заводка тапшырыла.  Фермада көч салучы терлекчеләр, савучылар алмашлап ял итеп эшли. Савучылар Данира Хаматнурова, Олеся Насыйбуллина, Илүсә Шәнгәрәева дистә елдан артык эшләп абруй яулаган хезмәт алдынгылары. Алар ел әйләнәсенә  һәр  савым сыерыннан уртача исәпләгәндә унсигезәр килограмм сөт сава.

Киләчәктә савым сыерлары көтүен тулыландырасы башмаклар җәйне болында үткәрә. Яшь терлекче- көтүчеләр Дмитрий Мингәрәев белән Юрий Фәрхетдинов кыю егетләр. Алар ат иярләп 150 баш буаз башмаклар көтеп үзләренә хезмәт урыны тапкан.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей