Ямьле дә соң безнең Сабантуйлар!

Узган атнада Борайда игенче хезмәте белән тыгыз бәйләнгән, сабан эшләре төгәлләнгәч зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәм – Сабантуй гөрләп узды. Сабантуй бик борынгы да, шул ук вакытта, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыйный алган бәйрәм дә ул. Традиция буенча, язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын бәйрәм итү, алдынгы авыл хезмәтчәннәрен котлау өчен кунаклар һәм дуслар бик күп җыелган иде. Бәйрәмне оештыручылар аны истә калдырырлык итеп үткәрү өчен көчләрен кызганмаганнар. Һава торышы да моңа ярдәм итте: күк йөзе чалт аяз булса да, талгын искән җил җәйге челләне йомшартты.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев Сабантуйны ачып, район халкының быел да бәйрәмгә авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә күркәм уңышлар белән килүен билгеләп үтте. Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да шактый килгән иде – БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев, БРның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин, Республика Башлыгы идарәсенең баш киңәшчесе Виктор Волков, Республика Башлыгы киңәшчесе Ридаль Сәитов, муниципаль Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушевны Борай халкы кайнар алкышлар белән сәламләде.

Кадерле кунакларга башкорт, татар, рус, мари, удмурт милли костюмнарын кигән егет һәм кызлар мул район җиренең нигъмәтләрен – традицион ипи-тоз, чәк-чәк һәм кымыз авыз иттерделәр.
Сабантуй флагын күтәрү хокукы быел крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары Рамил Зариповка, Луиза Фәйзрахмановага һәм Марат Адиевга бирелде.
Кунаклар да борайлыларны язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануы белән котлап үттеләр. “Хәрби туганлык” оешмасының Борай район бүлекчәсе рәисе урынбасары Айдар Ситдыйков Башкортстанның барлык сугыш хәрәкәтләре ветераннары, “Сугышчан туганлык” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Борай бүлеге әгъзалары исеменнән Сабантуйда катнашучыларны сәламләде. 
– Бүген безнең ил Донбассны нацистлардан яклау буенча махсус хәрби операция үткәрә. Бу катлаулы вакытта без барыбыз да Ватанга ярдәм итәргә, берләшергә тиеш. Борынгы бабаларыбыз, якташларыбыз сугышчан батырлыкларының лаеклы дәвамчылары булуыбызны күрсәтик. Бу көннәрдә республикада Донбасста хәрби операцияләрдә катнашу өчен Башкорт батальоны оештырыла, ул Русия батыры – генерал Шәйморатов исемен йөртәчәк. Йөзләгән кеше безнең данлыклы якташыбыз байрагы астына баса. Күпмилләтле халкыбыз рухы, аның ватанпәрвәрлеге һәм батырлыгы тарихчылар һәм хәрби белгечләр тарафыннан һәрвакыт билгеләп үтелде. Бүген дә шулай булачак. Салават токымнары чигенә белми! – диде ул.

Аннары сәхнәгә быелгы кыр батырлары, язгы кыр эшләре алдынгылары, алар артыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр, мәгариф вәкилләре һәм башка тармак уңганнары чакырылды. Тамашачыларның кайнар алкышлары астында аларны хөрмәтләп котладылар, шулай ук кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар һәм җиңүчеләрнең ал тасмасын бәйләделәр.
Тантаналы чаралардан соң бөтен халык игътибары мәйдан уртасына юнәлде. Олысы-кечесе милли уеннарда катнашты: волейболда ярышты, шахмат уйнады, чүлмәк ватты, капчык белән бүрәнәдә сугышты, шома колгага менде, кул көрәштерде, гер күтәрде, аркан тартты. Һәркем үзе теләгән ярышта көч сынашып, бүләкләр алды. 
Нинди бәйрәм балалар өчен төрле күңел ачулардан башка булсын инде. Алар батутларда рәхәтләнеп сикерделәр, пониларда утырып йөрделәр, аттракционнарда күңел ачтылар һәм дә инде сәүдә палаткалары эшләде.
Сабан туеның элеккедән калган матур бизәге – ул атлар чабышы. Бу елны да ярыш озакка истә калырлык кызыклы да, мавыктыргыч та итеп оештырылган иде. Чабышкылар ярышы ике төркемдә узды. Чиста токымлы чабышкылар арасында финиш сызыгын беренче булып Раил Шәйдуллин узды. Ярым токымлы атлар арасында Алмаз Әгъләмов җитезрәк булды.
Ат чабышыннан соң сабан бәйрәменең иң күп тамашачысын җыйган тагын бер урыны – көрәш мәйданы. Югары күнекмә, физик әзерлек күрсәтеп, абсолют батыр исеменә 5-8 сыйныф укучылары арасында – Данияр Дияров, Динарик Арсланов (60 килограммга кадәр авырлык категориясендә), Айдар Шафыйков (70), Артем Зөлкарнәев (80), Руфат Солтанов (90), Айгиз Зәйнетдинов (90 килограммнан артык авырлык) лаек булды. 
Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы, театральләшкән күренешләр тамашачылар тарафыннан югары бәяләнде.
Сабантуй бәйрәменең аерылгысыз өлеше булып һәрвакытта да авыл биләмәләре һәм предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр тарафыннан төзелгән “Тирмәле авыл”ын бай һәм матур итеп бизәү тора.
Быел тирмәләр конкурсы Русия Федерациясендә Русия халыкларының мәдәни мирас елына һәм Башкортстан Республикасында һөнәри белем бирүне модернизацияләү елына, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елына багышланды. Конкурс йомгаклары буенча 1 нче урын – Каенлык авыл биләмәсе һәм «БурайБиф» җәмгыятенә, 2 нче урын – Бадрак авыл биләмәсе һәм Ленин исемендәге хуҗалыкка, ә 3 нче урын Вострецово авыл биләмәсе һәм «Борай урманы» учреждениесенә бирелде һәм сигез номинация булды.
Күңелле, җырлы-биюле, ярыш төрләренә бай Сабантуй үтте, район халкы, килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте. Быелгы Сабантуй үзенең бәхетле һәм чагу мизгелләре, җылы очрашулары белән хәтеребездә калсын, арытаба яңа эшләргә һәм казанышларга рухландырсын!

Чулпан ГОБӘЕВА.
Автор фотолары.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей