Я эшең, я башың әйләнә

   Сәүдәдә я эшең, я башың әйләнә, диләр. Бу сүзләрнең хаклыгын сәүдә итүчеләр үзләре генә аңлыйлар. Чөнки бүгенге базар шартларында табыш алырлык сәүдә алып бару өчен осталык кирәк.

   Хәер, сату иту кайсы заманда да җиңел эш булмаган. Әмма шунсыз тормыш бармаган. Сәүдә тармагы заманага яраклашкан саен, аның максатлары да үзгәрә барган.

   Бүгенге сәүдәнең үзенчәлекләре турында Дүртөйле районының "Агыйдел-Сервис" җәмгыяте җитәкчесе Әмир Рәхмәтулла улы Сәфиев белән сөйләштек.

—Бүген сәүдәдә нинди максат өстенлек шпә?

— Совет чорында безне "сәүдәнең төп бурычы — кешеләргә сыйфатлы товар тәкъдим итү" дип укыттылар. Бүген исә эшкуарларның төп максаты — кесәгә күбрәк акча тутыру.

   Без hәрвакыт сыйфатлы товар тәкъдим итү принцибына таянып эшләдек hәм бүген дә мин коллектив алдына шушы бурычны куям. Без бернинди өстәмәләр кушылмаган, сыйфатлы, тәмле ипи пешерәбез. Иң мөhиме — сатып алучылар канәгать булсын. Шул чакта артык табыш алмасаң да, төшеме була аның.

   Базарда үз урыныңны табу элек җиңел идеме, әллә бүгенме?
   Безгә элек җиңел будды. Чөнки советлар вакытында бу мәсьәләне дәүләт көйләде. Дәүләтнеке булмаган сатучыларны спекулянтлар дип эзәрлеклиләр иде хәтта. Бүген исә кемнең мөмкинлеге бар — шуларга яшел юл. Ә җитди эш алып баручыларга базарга чыгу шактый авырга төшә.
   Базарда үз урыныңны ничек ныклы тотарга?
   Әйтүемчә, төп бурыч — сыйфат булырга тиеш. Әгәр товарыңның сыйфаты юк икән, ул бер көнлек сәүдә генә булачак. Чөнки сатып алучылар башта товарны сыный, ошый икән, ул кабат килә. Тәкъдим иткән товарың сыйфатлы булганда гына үз урыныңны табарга hәм сакларга мөмкин.

Язгөл Юнысова, «Өмет» гәзите.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей