«Восток»та уңышларның башы хисаптан башлана

"Восток" җәмгыяте баш бухгалтеры  Самат Йосыпов хуҗалыкта барган барлык эшләрне  финанс яктан тәэмин итүгә үзеннән өлеш кертә.

 

— Бер дә бухгалтер булырмын да, бөтен гомеремне әлеге эшкә багышлармын дип уйламаган идем үзем. Гаиләдә  биш бала  үстек. Әтиебез иртә вафат булган. Мин аны  хәтерләмим дә   диярлек. Әниебез  колхозда пешекче булып эшләде. Һөнәр сайлаганда әти-әни  юлыннан киттем дип әйтә алмыйм. Урта мәктәпне тәмамлагач, документларны тоттым да Благовещендагы бухгалтерлар әзерләү мәктәбенә илтеп тапшырдым, — ди Самат Йосыпов,    һөнәр сайлаган көннәрен исенә төшереп.

Курсларны тәмамлагач, 1984 елда хезмәт юлын  Ялангач ындыр табагы мөдире вазифасында башлый.  Исәп-хисап эшендә тәүге чирканчык була бу.  Эшен төгәл башкарып, отчетларын тапшыргач, шул елның ноябрь аенда  „Путь Ленина” колхозы бухгалтериясенә эшкә алалар үзен.  Шуннан башлап хисап эшендә.

Самат Йосыповның хезмәт дәверендә инде хуҗалык исеме дә үзгәрде. 2009 елдан башлап  авыл хуҗалыгы предприятиесе „Восток” исеме астында эшли.     Эшкә килгәннән башлап   тугызынчы җитәкче кулы астында  хезмәт куя..

—Элек бухгалтериядә сигез кеше эшли идек. Күп эшләр кулдан башкарылганлыктан,  счет төймәләре тавышыннан бухгалтерия  иртәдән кичкә кадәр яңгырап тора иде. Хәзер  компьютер заманы.  Берүзем эшләргә туры килә. Бер караганда,  соңгы елларда  бухгалтер эше җиңел сыман. Ә отчетлар элеккегә караганда да күбрәк,— ди Самат Йосыпов, бухгалтер эшенең төгәллек таләп итүен билгеләп. .

 Утыз биш ел хезмәт стажына ия Самат Йосыпов егерме тугыз ел дәвамында     баш бухгалтер   вазифасын башкара. Шулай итеп хуҗалыкта барган барлык эшләрне  финанс яктан тәэмин итүгә үзеннән өлеш кертә.  

—Баш бухгалтердан уңдык.  Еегерме ике ел дәвамында берлектә эшлибез. Саматны мин баш хәрефтән бухгалтер дип әйтер идем. Һәр тиен кадерле заманда хуҗалык производствосының көйле барышын исәп, анализ эше төгәл  алып барган, Самат кебек үз эшенең осталары тәэмин итә,— ди „Восток” җәмгыяте директоры Газнәви Мусин  баш бухгалтерына карата мәдхия сүзләрен белдереп.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей