Вакытлы урнаштырылды (Бураевский район)

Быелгы көзнең аяз, кояшлы көннәрен авыл эшчәннәре уңай файдаланды. Басулардан кайткан ашлыкларны да ачык һавада, ындыр табагы ихатасына бушатып, иркенләп чүп үләннәре калдыкларыннан тазарту мөмкин булды. Бигәнәнәй авылындагы Динарик Шакиров җитәкләгән шәхси предприятиедә дә шулай эшләделәр. Фермада маллар каручы Филүс Фәттахов та урак барган көннәрдә кулына көрәк алып, ашлык тазартуда көч салды. Бирегә кайткан барлык ашлыкларны да машинист Фирдәнис Насрыев, Вилнарис Әхияров – өч ир-егет югалтуларсыз тазартып, келәт эченә кертеп салды. Филүс шул ук вакытта водитель хезмәтен дә башкарды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей