ҮЗКЫЙММӘТНЕ ТӨШЕРЕРГӘ, ТАБЫШНЫ АРТТЫРЫРГА (Бураевский район)

Шушы көннәрдә Яңа Тазлар авылындагы “Кама” хуҗалыгы эшчәннәре еллык эшләренә йомгак ясап киләчәккә бурычлар билгеләде. Аның рәисе Рәиф Галләмов, үзенең  докладында һәр ике тармакка ныклы анализ ясап, ирешелгән уңышларны һәм җитешсезлекләрне ачыклап, аларны киләчәктә бетерү юлларын барлады.

Әлеге вакытта санаулы гына техникасы һәм дистәдән артык хезмәт көчендәге эшчесе булган хуҗалык мөмкин булганча барлык басу мәшәкатьләрен агротехник срокларда башкара. Яңа һәм Иске Тазлар, Үтәгән, Чишмә-Борай авылларының абруйлы механизаторлары һәм ферма эшчәннәре үз иңнәренә йөкләгән хезмәтне намуслы башкаруына сүз юк. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә авыл халкы – икмәкле, күмәк һәм шәхси хуҗалык маллары җитәрлек күләмдә азыклы була.

Мондый муллыкны булдырган механизаторлар Камил Фәрхетдинов, Динарик Аллаяров, Әмирҗан Тимершин, ашлык урагында комбайннан төшмәгән, елның калган вакытында тракторда җир эшкәрткән Җәүдәт Әмиров, Фәдис Гәрәев, водительләрдән Хәмит Карамов, ындыр табагы техникасы машинисты Фәнәзиф Нурисламов һәм башкаларга җиткерелгән рәхмәт сүзләре урынлы.

Ягулык-майлау материалларына, запас частьларга хаклар артып торган вакытта аларга сак караш булдырган хуҗалык эшчәннәре башкарылган хезмәт күрсәткечләрен киметмичә ягулыкны азрак тоткан. Ремонтта кул астында булган детальләрне эшкә ярату да уңай нәтиҗәләрен биргән. Үткән елларда файдаланылган электр энергиясе өчен түләүләр кимендә йөзәр мең сум һәм аннан да артыграк булса, хәзер берничә дистә меңнән артмый. Басучылыктагы уңай мисаллардан орлык алыштыру, бөртекле культуралардан бодайның “Экадо 109” сортлы супер элита орлыгын алып чәчүне, 140 гектар мәйданда кышлаучы уҗымнарны һәм планлаштырылган җирләрнең көзен туңга сөрелүен әйтергә кирәк. Шулай ук аксымга бай кузаклы культураларның мәйданы арттырылачагы, сөренте җирләрнең бераз өлешен парга калдырып, җәй айларында агротехник таләпләргә ярашлы эшкәртеп, арышны чиста парга чәчүнең уңай нәтиҗәләр бирәчәге игътибарга алынды.

Терлекчелек тармагында җитештерелгән продукциянең беркайчан да артык булганы юк. Отчетта савучылар Ания Закирова, Мәдинә Тимергалиева, мал караучылардан Мәгафүр Муллагалиев, Азат Мәрданов, Фәнзәви Әхмәтҗанов һәм башкалар исеме   макталып телгә алынды. Ел әйләнәсенә фермада, терлекчелектә көч салучылар үзләре карап үстергән таналарны каплатып, төп көтүгә кушып, алардан киләчәктә сәламәт яшь үрчем алып, сыйфатлы мул сөт җитештерүне максат итеп куя. Шуңа ирешкәндә терлекчелекнең рентабельлеге күтәрелеренә ышанып эшли камалылар.            

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей