Узган елга йомгак ясалды

Тепляк авыл советы авыл биләмәсендә узган 2021 елгы отчет утырышында район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗин, район Советы депутаты, район үзәк дәваханәсе баш табибы Радик Хәсәнов, район хакимиятенең административ комиссиясе рәисе урынбасары Тимур Әгъзамов, биләмәнең барлык оешмалары һәм хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Авыл биләмәсе башлыгы Мадис Раянов 2021 елдагы эшләргә отчет ясады, 2022 елга планнар белән таныштырды. 
Мадис Гаделҗан улы совет эшчәнлеге планга ярашлы алып барылуын, кабул ителгән карарларны гражданнар җыеннарында һәм интернет челтәре аша халыкка җиткерелеп баруын билгеләде. Узган елда совет утырышларында барлыгы 45 мәсьәлә каралган. Гражданнардан биш мөрәҗәгать кергән. Барлыгы төрле төрдәге 366 белешмә һәм төрле оешмаларның сорауларына  233 җавап бирелгән. 
– 2021 елда биләмә территориясендә төзекләндерү эшләре башкарылды. Тепляк авылында “Атайсал” программасы ярдәме белән пирс булдырылды. Шулай ук пирслар Әрнәш, Асаутамак һәм Байшады авылларында эшләнде. Байшадыда чишмә төзекләндерелде, урамнарда яктырту лампалары алыштырылды. “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Гамәлдәге эшләр” программасы белән Әрдәш авылында зират коймасы евроштакетникка алыштырылды. Барлык эшләр дә халык көче белән өмәләрдә башкарылды, материаллар авыл биләмәсе хакимияте тарафыннан сатып алынды. Урындагы башлангычларны яклау программасы ярдәме белән Сарсаз авылында урам өслегенә ремонт ясалды, – диде хакимият башлыгы. 
Мадис Гаделҗан улы авыл советы депутаты, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Геннадий Гыйльмаутдиновка Байшадыдагы янгын сүндерү ярымприцепын урнаштыра торган җылы гараж төзүдә агач материаллары белән ярдәмләшкәне өчен рәхмәтен белдерде, депутатлар Андрей Коробейников һәм Рәдиф Нургалиевның яхшы эшләвен билгеләде.  Рәхмәт сүзләре шулай ук Асаутамак авылында яшәүчеләр Радис Шәрәпов, Филүс Шәйхетдинов, Рәдиф Нургалиевларга да әйтелде, алар мотопомпа сатып алды һәм янгын сүндерүгә су мичкәсе белән арба булдырды. 
Район хакимиятенең безнең авыл биләмәсенә һәрдаим ярдәм итеп торуын да ассызыклады Мадис Гаделҗан улы. Мәсәлән, Әрдәш-Байшады авыллары арасындагы 4300 метр озынлыктагы юл төзекләндерелде, Тепляк авылында су башнясы яңага алыштырылды. Биләмә башлыгы чыгышыннан соң крестьян - фермер хужалыклары башлыклары Андрей Коробейников, Геннадий Гыйльмаутдинов, Тепляк авыл китапханәсе хезмәткәре Айгөл Шәйнурова чыгышлары тыңланды. Алар узган елдагы эшчәнлекләре белән таныштырды, авыл биләмәсе хакимияте белән һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә булуларын әйтте. Утырыш ахырында район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗин райондагы барган эшләр белән таныштырды, баш табиб Радик Хәсәнов районда Ковид-19 авыруына бәйле ситуация турында сөйләде.
Эльмира 
Такиуллина, 
Тепляк авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей