Үзе - фермер, үзе - имам-хатыйб! (Бураевский район)

Борай районы Яңа Ялдәк авылы мәхәлләсе имам-хатыйбы Рамил Зарипов - республикабыздагы иң яшь дин әһелләренең берсе. Дин өлкәсендәге эшчәнлеге белән беррәттән, фермерлар сафында да уңышлы хезмәт сала ул.

Әтисе Әхләф Сәетзадә улы үрнәгендә моннан өч ел элек үз эшен булдырган Рамил. Ә ике ел элек әтиле-уллы Зариповлар, “Борай фермеры” авыл хуҗалыгы кооперативы оештырып, үз канаты астына биш - крестьян-фермер һәм җиде шәхси хуҗалыкны сыендырган.
- Шул рәвешле без ике як өчен дә файдалы элемтә булдырдык: авылда күпләп мал үстерүчеләр җитештергән итен кая куярга белми каңгырып йөрми, әйткән көнендә без малын килеп алып китәбез, шунда ук акчасын түлибез. Ә безнең пилмән, мантый, хинкали цехлары тулы куәтенә эшли, - ди “Борай фермеры” җитәкчеләре.

Яңа Ялдәктә моннан берничә ел элек кенә ачылган иман йортын төзүгә дә Зариповлар гаиләсе саллы өлеш керткән. Ел саен Корбан бәйрәменә алар Уфага берничә йөз баш сарык алып барып сата. Чагыштыру өчен шуны әйтик: былтыр әлеге дини бәйрәмдә башкалабызда 2500 сарык сатылса, шуларның 600ен Зариповлар алып килгән.

"Иманлы кеше ярдәмчел булырга тиеш”, - ди авылдашларының тормыш-көнкүрешен күркәм итәр өчен күп көч салучы Зариповлар. Кышын алар трактор белән юлларны кардан чистарта, җәен ком-таш түшәп тора. Фермерлар көче һәм район хакимияте ярдәме белән авыл көтүен эчәр су белән тәэмин итү өчен буалар буылган. Авылда төрле бәйрәмнәрне үткәрү чыгымнарын да үз өстенә ала фермерлар: җәй саен югары дәрәҗәдә сабантуй оештырыла, Өлкәннәр көнендә, Әниләр бәйрәмендә, Бөек Җиңү көнендә һәм башка истәлекле даталарда авылдашларын күчтәнәчләр белән сөендерәләр.

Миләүшә Латыпова

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей