ҮЗ ҖИРЕНДӘ ИШЛЕ ГАИЛӘ ЯШИ

Без, заманча, җитез, кыю кешеләр, бергә кушылып һәм бер нәрсәгә мәҗбүр итми торган гражданлык никахында яшәп, аннары төрле якларга таралышып, бала тудыру вакыты үтеп барганга, инде утыз яшь тулып узгач, ашыгыч рәвештә кияүгә чыгып, тормышта иң мөһим нәрсәне кулдан ычкындырабыз, бик кыйммәтлесен югалтабыз кебек тоела... Әгәр нәрсәдер янә барып чыкмаса, бергә яшәгәнне атлап чыгып, кыю рәвештә арытаба барабыз, ләкин кайсыдыр мизгелдә, үкенеп, тормышның янәшәдән үтүен аңлаячакбыз. Әти-әнисеннән бөтен иң яхшысын алган балаларның уңышларына шатлана алырбызмы икән?! Бу көннәрдә бергә гомер итүләренең ярты гасырлык юбилеен билгеләүче Истәктән Мөршидә һәм Рәшит Вәлиевлар кебек унбиш онык белән мактана алмаячакбыз. Менә аларныкы җиткән – гади, көнкүреш акыл да, гафу итәр, бөтен нәрсәне бергә кичерү өчен сабырлык та, көч тә.
Нәрсәнең ничек икәнен аңлау өчен, бәлки, тормышта авырлыклар кирәк? Аларның буынына төшкән кебек сынаулар? Тамаклары туймаган, киеме булмаганга мәктәпкә бармаганнар, унөч-ундүрт яшьтән эшләгәннәр, өйләнешкәч, күп еллар чит почмаклар буенча йөргәннәр, эшкә киткәндә, сабыйларын күрше әбисенә калдырганнар... Барлык авырлыкларга карамастан, кулга-кул тотынышып бергә атлаганнар, кирпеч артыннан кирпеч язмышларын корганнар.
Хезмәт һәм мәшәкатьләрдә
Алар икесе дә ишле гаиләдән. Рәшит Сәхау улы сигез бала арасында – икенче, Мөршидә Гали кызы җиде сабый арасында өлкәне. Улы авыл хуҗалыгы институтының беренче курсына укыганда, Сәхау Вәли улы вафат булган. Һәм әнисенә ничектер ярдәм итү өчен ул академик отпуск ала. Менә шунда язмышы хәл ителә дә: балачакта бергә уйнап-үскән һәм параллель сыйныфта укыган  күрше кызына гашыйк була. Мөршидә Гали кызы унбиш яшьтән фермада сыер сауган. Әти-әнисе ул елларда йорт төзегән, шуңа күрә арытаба укый алмаячагын аңлыйлар – көчләре җитмәячәк. Өйләнешәләр, һәм Рәшит Сәхау улы Свердловск шәһәренә зоотехник һөнәренә укырга керә. Мөршидә кызы белән кеше йортында яшәп тора, элеккечә фермада эшли. Яшь хатын йөрәге астында икенче кызын йөрткәндә, ире диплом ала һәм... армиягә китә. 1972 елда гына кайта, инде хатынына, алдынгы савучы буларак бүленгән рәис йортына. Рәшит Сәхау улы М. Горький исемендәге колхозда баштан-аяк селекция эшенә чума. Тиздән хуҗалыкта Иске Көектә токымлы ферма булдырыла, аз гына соңрак Бәнибашта дуңгызчылык фермасы шундый ук статус ала. Ул инде баш зоотехник булып эшләгәндә, колхозда 3200 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Колхоз тулай савым буенча алдынгы дип исәпләнә. Мөршидә Гали кызы 23 ел савучы булып эшли, тагын 16 ел – бозау карый һәм районда иң яхшы күрсәткечләргә ирешә. 
Ничек өлгергән?..
Чынлап та, ничек? Моңа өстәп Мөршидә Вәлиева алты сабыйның әнисе дә. Кече улы Салават тугач кына, бала карау буенча декрет ялының нәрсә икәнен белә. Тоташ тугыз ай аның белән өйдә утыра! Шул ук вакытта ире өчен чын терәк була, аның барлык башлангычларын яклый. Аренда подряды кертелгәч, 120 баш колхоз малын үз карамагына алалар. Бу чорга уллары үсеп җитә, алар әти-әнисенең барлык мәшәкатьләрен уртаклаша.
Һәркемнең үз эше
2002 елда Рәшит Сәхау улы фермер хуҗалыгы булдырырга карар итә. Шәхси ихатадагы җиде баш савым сыер, биш ат, үгез һәм бозаулардан башлыйлар.
Мөршидә Гали кызы сөт җыя, иренең уң кулы һәм эшчеләре өчен пешекче була. «Салават» крестьян-фермер хуҗалыгы тиздән районда иң зурлардан берсенә әверелә. Ләкин еллар үтә, һәм әти-әнисе фермер хуҗалыгын улларына тапшыра. Эшкә «төньяк стажын» тупларга өлгергән Салават тотына. Аның барысы да бик яхшы бара. 230 баш савым сыер, малларны карау өчен искиткеч шартлар, бик яхшы һәр фермер көнләшер. Бәла көтелмәгәндә килә: Салават 34 яшендә тормыштан китә. Шундый зур югалтуны Вәлиевлар бервакыт инде кичергән: биш яшьлек Булат суга батып үлгән. Рәшит Сәхау улының нәселе ныклы, самбо һәм ирекле көрәш буенча бөтенсоюз ярышларда катнашучы улларына спортка гына түгел, ә хезмәткә карата да сөю тәрбияли. Шулай да җеп өзелә...
«Салават»ны бетермиләр, хуҗалыкка хәзер киленнәре Гөлназ җитәкчелек итә, ә Рәшит Сәхау улы янә эшкә җигелә – ничек ярдәм итмисең инде?! Уллары Зиннур да авылга кайта – хатыны Ленара белән аларның шулай ук фермер хуҗалыгы һәм «Юлдаш» кафесы бар. Уртанчы уллары Физанур – шәхси эшкуар, аның үз такта яргычы бар. 
Балаларының берсе дә әти-әнисеннән ерак китмәгән, барысы да йорт төзегән һәм бер авыл булып диярлек яшиләр. Кызларын да исәпкә алып. Рузилә гаиләсе белән әлегә Урай шәһәрендә гомер кичерә (Ханты-Мансийск автономияле округы – авт.), ләкин ата-ана йорты белән янәшәдә ике катлы коттедж салганнар, шунда кайтырга ниятлиләр. Рамилә ире белән әти-әнисе каршына йорт төзегән. Ял көннәрендә, барлык оныклары җыелганда, дәү әнигә ничегрәк икәнен күз алдына китерү авыр. Өлкән улыныкы гына алар бишәү! Кайвакыт, ыгы-зыгыдан инде арыгач, Мөршидә Гали кызы киленнәрен чакыра. Йөгереп киләләр, тәүдә: «Әнкәй, ничек ярдәм итәргә?» – дип сорыйлар. Бер нәрсә дә әйтеп булмый, бу йортта бәхетле тормыш хакимлек итә. 

Мөршидә һәм Рәшит Вәлиевлар күпне күргән: авырлык һәм шатлыклар, югалту, казанышлар, уңышлар һәм бәхетсезлекләр. Язмыш биргән барлык сынауларны алар намус белән үтә. Һәм хәзер озак еллар дәвамында җиңел булмаган уртак хезмәт җимешләрен җыялар.

 

Альбира Хатмуллина, корреспондент газеты "ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ" 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей