Үз эшенең остасы—ветеринар Әлфис Шәйһиәхмәтов

“АгроПрофи” җәмгыятендә мактау сүзләрен бик мул яудырдылар аның адресына. Намуслы хезмәткәр, яхшы белгеч. Бу –Штәнде авылындагы сөтчелек фермасында эшләгән ветеринар Әлфис Шәйhиәхмәтовка хас сыйфатларның бик азы гына.

—Эшенә бик җаваплы карый, гадел, төгәл, итагатьле. Терлекчелек  өлкәседәге  һәр яңалыктан хәбәрдар. Заман белән бергә атлый,—ди бүлекчә управляющие Фидаис Хәмәдуллин.

Әлфис Шәйhиәхмәтов  ясалма орлыкландыру эшләрен дә үти. Терлекләрне ясалма орлыкландыру—бүгенге вазгыятъ. Ул эре мөгезле терлекләрнең нәсел hәм токым сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек  бирә hәм сәламәт терлекләр булдыруда профилактикалауның төп чарасы булып тора.

—Эш бәхете—иң зур бәхет. Җитәкчеләребез уңай хезмәт шартлары тудыргач, эшкә дә шатланып барам, өемә дә сөенеп кайтам,—ди гомерен шушы өлкәгә багышлаган Әлфис Шәйhиәхмәтов.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей