Үз эшенең остасы

Лиза Фазлыева, «Россия» токымчылык заводының баш бухгалтеры. Яшьлегендә бу һөнәрне ул апасы киңәше буенча сайлый һәм Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумының «Авыл хуҗалыгы производствосында бухгалтер хисабы» факультетына укырга керә. Чыннан да, вакыт аның сайлавында ялгышмавын күрсәтә. Хәзер аның 40 ел хезмәт стажы бар.

- Лиза Мәхмүт кызы - җаваплы, професси­ональ белемле белгеч, аңа һәрвакыт таянырга һәм беркайчан да сынатмаячагына ышанырга була, - ди аның турында токымчылык заводы җитәкчесе Рәфил Гомәров. Килешәсездер, мондый бәһа кыйммәт тора.

Лиза Исланова Чакмагыш районы Каракөчек (хәзер Үрнәк) авылында күп балалы гаиләдә туа. Аның әти-әнисе сигез балага гомер биргән. Әтисе бухгалтер була, әнисе - сарык караучы.   Алар балаларын кече яшьтән эшкә өйрәткәннәр, яхшы укуга юнәлткәннәр. Һәм әти-әнисенең сабаклары үзенең дөрес нәтиҗәләрен биргән, дисәң дә була. Лиза Мәхмүт кызының мәктәп аттестатында ике генә дүртле, калганнары - бишле. Сүз уңаеннан, әтиләре эзе буенча өч кече Ислановлар киткән, бухгалтер булганнар.

1980 елда техникумны тәмамлагач, Лиза Мәхмүт кызы бу хуҗалыкка юллама ала, ул чакта аны Мөхәммәт Камалов җитәкләгән була. Аның хезмәт биографиясе материаль өстәл бухгалтеры вазифасыннан башлана. Ун елдан соң баш икътисадчы була. Шунда ул Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына укырга керә. 2001 елда аны хуҗалыкның баш бухгалтеры итеп куялар.

- Иңнәремдә зур җаваплылык булуга карама­стан, эшем күңелемә хуш килә. Ул барысында да җитди игътибар һәм төгәллек таләп итә, әмма шуның белән дә кызык та, - дип сөйли Лиза Мәхмүт кызы.

Лиза Фазлыева турында сөйләгәндә, аның төгәл исәп-хисапка гына түгел, ә иҗатка да сәләтле булуын билгеләп үтәргә кирәк: ул мандолинада яхшы уйный, аңа балачактан өйрәнә. Ә яшь чакта ул да, тормыш иптәше Ревнер Гыйлем улы да бию белән мавыккан. Лиза Мәхмүт кызы тормыш иптәше белән ике ул - Радик һәм Рөстәмне үстергәннәр. Алар биш онык бүләк иткәннәр. Ул тормыш иптәшенә һәм бианасына аңлаулары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәтле, чөнки аңа еш кына эштә озакка тоткарланырга туры килә.

Күп еллар намуслы эшләгәне өчен Лиза Мәхмүт кызы Башкортстан Республика­сы Дәүләт Җыелышы Корылтай, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Русия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре проф­союзы Үзәк комитеты Почет грамоталары, «Башкортстан Республикасы оешуына 100 ел» юбилей медале, «РФның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзына 100 ел» юбилей билгесе белән бүләкләнгән.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей