ҮЗ ЭШЕНЕҢ ОСТАСЫ

Районның терлекчелек тармагында үз эшен яратып, намус белән башкаручылар
бихисап.
“Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең беренче санлы Рапат товарлыклы-сөтчелек фермасында бозау караучы Әлфия Хуҗина шундыйларның берсе. Хезмәтен намус белән башкарган терлекчегә яшь үрчемне ышанып тапшыралар. Һәм ялгышмыйлар. Әлфия бар күңел җылысын биреп тәрбияли аларны. Вакытында сөтен
дә эчерә, азыгын да сала. Бүгенге көндә терлекче Ринат Дәүләтов белән 170 баш бозауны тәрбияләп, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр – тәүлеклек артым 995 граммнан да ким булганы юк. Аның турында ферма мөдире һәм хезмәттәшләре бары мактау сүзләре генә әйтәләр.
–Бозауларны ашату, карау җиңел дип уйлый кайберәүләр. Бу һич кенә дә дөреслеккә туры килми. Бозау тууга ук аны карау – үтә дә җаваплы хезмәт. Әлфия Хуҗина тормыш иптәше Альберт белән ике дистә елдан күбрәк фермада хезмәт куя, башкалардан эшкә бирелгәнлеге, аңа җаваплы каравы белән аерылып тора, – ди ферма мөдире Рузил Зарипов.
Гаиләсендә Әлфия уңган хуҗабикә, ягымлы әни, игелекле кыз бала. Тормыш иптәше белән 2 бала тәрбияләп үстерәләр, мал-туар, кош-корт асрыйлар. Үзләре үрнәгендә балаларын да эшсөяр итеп тәрбиялиләр, өлкән яшьтәге әниләре – Флүрә апаны хөрмәтләп яшиләр. Ул да туган авылында намуслы эшләп хаклы ялга чыккан хөрмәтле
хезмәт ветераны. Юкка гына бит: “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, – димиләр

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей