Үткәненнән бүгенгесе күркәмрәк булсын өчен (Дүртөйле районы)

Дүртөйле районы «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте коллективы өчен быелгы ел истәлекле: апрель аенда хуҗалыкның оештырылуына 30 ел тула. “Игенче” колхозы 1988 елда Дүртөйле районы “Маяк” колхозының Түбән Аташ авылы бригадасы һәм Таштау авылында урнашкан “Дүртөйле” мал симертү совхозын берләштерү  нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бүген әлеге җәмгыять районның тотрыклы үсеш юлыннан атлаучы хуҗалыклары исәбендә. Аның эшчәнлеге белән Түбән Аташ авылында туып-үскән, бар сәләтен, көчен туган төбәгенең күркәм бүгенгесе, ышанычлы киләчәге өчен кызганмаучы “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәте өчен” билгесе иясе Роберт Шәехзадә улы Сәетов идарә итә.

Әтисе сукмагыннан

Бала чагымнан ук үземнең туган авылымда калырга, язмышымны авыл хуҗалыгы белән бәйләргә тиеш икәнлегемне белә идем. Ни өчен дигәндә, әтием, үзе гомер буе колхозда бригадир, рәис урынбасары булып эшләгән кеше, Бөек Ватан сугышы ветераны, кечкенәдән миңа: “Улым, син төпчегебез, нигезебезне саклар таянычыбыз. Авылда төпләнерсең, чит тарафларда бәхет эзләп йөрмәссең”, - дип әйтеп килде. Мәктәпне тәмамлагач, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштердем, аннан ике ел армия сафларында хезмәт иттем. 1985 елда “Маяк” колхозында эретеп ябыштыручы булып хезмәт юлымны башладым, - дип сөйли Роберт Шәехзадә улы. - Ашлык үстерү, җир тәрбияләү серләрен төшенәсе килүем көчле булгач, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына читтән торып укырга кердем, аны тәмамлап, агроном дипломын алдым.

Үз эшенә җаваплы караучы, яңа технологияләргә кыю рәвештә таянучы Сәетовны “Игенче” хуҗалыгының баш агрономы вазыйфасына тәгаенлиләр. Ә ул сынатмый: җиңел булмаган йөкне зарланмый, күңел биреп тарта. Тора-бара аңа баш агроном булу белән беррәттән, “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең башкаручы директоры ролен дә ышанып тапшыралар. Моннан тыш, Роберт Шәехзадә улы ун елга якын Түбән Аташ авылының старостасы була, туган авылын төзекләндерү буенча бик зур эшләр башкара. Кайчандыр авылның яме булган, тик аяусыз вакыт йогынтысында җимерелгән асылмалы күпернең төзәтелеп, файдалануга тапшырылуы, зыяратның йортын, капка-коймаларын яңарту, урамнарда юлларны төзекләндерү, яктылык белән тәэмин итү кебек зур мәсьәләләрне хәл итү – нәкъ менә аның тырышлыгы, ныкышмалылыгы нәтиҗәсе, шуңа ул күптән авылдашларының ышанычын, ихтирамын яулаган шәхес.

- Авылдашларым – уңган, булдыклы кешеләр, - ди хуҗалык җитәкчесе. - Җәмгыятебезнең үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә югары күрсәткечләргә ирешеп эшләвенең төп сере шул.

Тарих чоңгылында югалмас “Игенче” елъязмасы

Хуҗалыкның беренче җитәкчесе Әнәс Хәмит улы Габбасовны  ихлас рәхмәт хисе, ихтирам белән искә ала “Игенче” эшчәннәре. Аның тарафыннан җәмгытьнең матди-техник базасын һәм социаль инфраструктураны ныгыту, Түбән Аташ, Таштау авылларын төзекләндерү буенча зур эш башкарылган, продукция җитештерүне елдан-ел арттыру өчен нигез салынган. Аның идарәлегендә “Игенче” район маяклары сафына керә, биредә ул елларда төзелеш югары темп белән алып барыла. Хуҗалык эшчәннәре өчен йортлар төзү, урамнарга асфальт җәю, авылларга телефон, су кертү кебек берсеннән-берсе күләмлерәк проектларны тормышка ашыра ул. Авылның ике урамына җимерү куркынычы тудырган Күәш елгасының агымын үзгәртүне дә уңышлы аткарып чыга тынгы белмәс, халык мәнфәгатен кайгыртучы рәис.

Әнәс Хәмит улыннан соң хуҗалыкны Рәиф Хәмидуллин җитәкли. Һөнәре буенча агроном булган  Рәиф Шәехмулла улы гомере буе туган җиренә, иген игү кебек изге хезмәткә тугъры булып кала. Тормыш юлдашы Фәйрүзә ханым исә хуҗалыкның баш икътисадчысы вазыйфасын намус белән башкара. Басучылыкта һәм терлекчелектә  югары күрсәткечләргә ирешә бу елларны игенчелеләр, әлеге тармакларга аз чыгымлы технологияләр кертелә, машина-трактор паркы яңа заманча техника белән тулылана, җәмгыятьтә хезмәт шартлары яхшыра, бихисап объектлар яңартыла. Фидакарь хезмәте өчен, Рәиф Хәмидуллин республикабызны югары бүләге – Салават Юлаев орденына лаек була.

2001 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә һәм сатуда, авылны социаль үстерүдә ирешелгән уңышлар, Башкортстан Республикасы икътисады үсешенә зур өлеш керткән өчен, “Игенче” коллективы республикабыз Президентының Рәхмәт хаты белән билгеләнә. 2007 елдан җәмгыять авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларын җитештерү буенча элита хуҗалык, ә 2008 елдан кара-чуар токымлы мөгезле эре терлекләрне үрчетү буенча токымчылык репродукторы статусына ия була.

2009 елдан хуҗалык җитәкчесе итеп Фәгыйть Зәки улы Галиев тәгаенләнә. Ул да “Игенче” җәмгыяте үсешенә зур йогынты ясый. Продукция җитештерү арта, аның сыйфаты яхшыра. Хуҗалык XIV “Алтын көз” Русия агросәнәгать күргәзмәсендә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җитештерүе өчен, Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының дипломы һәм бронза медале белән бүләкләнә. 

- “Игенче” оешканнан башлап, аның үсешенә зур өлеш кертүче шәхесләрне бүген билгеләп үтәсем килә. Аларның арасында күптән инде бакыйлыкка күчүчеләр дә бар, тик һәркайсысы хакында якты истәлекләр без, авылдашларының, күңел түрендә саклана, исән хезмәт ветераннарыбыз әле дә акыллы киңәшләре белән ярдәм итә, - ди Роберт Шәехзадә улы. –  Менә алар хуҗалыгыбыз горурлыгы: “БАССР авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы”, “Почет билгесе” һәм Октябрь революциясе орденнары кавалеры Рафак Сәетов, “БАССР авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы”, II һәм III дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары иясе Рәиф Хәнәфиев, “БАССР-ның атказанган агрономы” Мөнир Мусин, “Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы” Фәйрүзә Хәмидуллина, БР Хөкүмәтенең “Һөнәре буенча иң яхшысы” дипломы белән бүләкләнгән баш зоотехник Фәрит Фәсхетдинов, “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәте өчен” билгесенә ия булган ферма мөдире һәм зоотехник Рәфит Әхмәтов, КПСС Үзәк Комитетының, СССР Министрлар Советының һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасына, Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына  лаек булган механизатор Хәбибулла Хәмидуллин. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән игенчебез  Фәвәрис Әхмәтов кебек булдыклы, һәр техниканың – трактор булсынмы ул, комбайнмы, көен белүче, намуслы эшчәннәребез аркасында бүген дә  җәмгыятебезнең алтын фонды саекмый. Механизаторлар Каүсәр Фаззалов, Альфред Әбүбакиров, Александр Ярофеев, Сергей Варламов, , Илгиз  Нуриев, комбайнчы  Айдар Латыйпов,  водительләр Илгиз Мөхәммәдиев, Мирзанур Камалов, Фәвәрис Әхияров, машина-трактор остаханәсе мөдире Леонид Буклаев, баш инженер-механик Рөстәм Хуҗиәхмәтов, терлекчелектә эшләүчеләр Рәсүл Миргазов, Мисбах Әхмәтов, Фәгыйлә Гатауллина, савучылар Лена Гәрәева, Маргарита Латфуллина, Регина Камалова, Гөлнара Насртдинова, Рәмилә Фазлыева, ферма мөдире Снежана Иванова, зоотехник-селекционер Светлана Иликбаева үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкаручы уңганнар. 

Үткәненнән бүгенгесе күркәмрәк булсын өчен

“Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте район үзәге Дүртөйледән 20 километр ераклыкта урнашкан, бүген аның бердәм коллективында 87 кеше хезмәт сала. Хуҗалык җирләренең гомуми мәйданы 4115 гектар, шул исәптән авыл хуҗалыгы җирләре 3897 гектар тәшкил итә. Аларның 2754 гектары сөренте җирләр, 912-се – көтүлекләр, 231-е печәнлекләр. Бүгенге көндә җәмгыять кара-чуар токымлы эре мөгезле терлекләр үрчетү, сөт, ит җитештерү, иген үстерү белән шөгыльләнә.

Былтыр басулардан 65439 центнер ашлык җыеп алынган, гектар куәте уртача 32,3 центнер булган.

Әлеге вакытта хуҗалыкта 1300 эре мөгезле мал асрала, шуларның 370-е – савым сыерлары. Былтыр биредә һәр сыерга исәпләгәндә, 7257 килограмм сөт җитештерелгән, әлеге көндә бер сыердан тәүлеклек савым 16 килограммнан артыграк. Соңгы ике-өч елда малчылык биналарын яңарту, заман таләпләренә җавап бирүче технологияләр кертү өстендә күләмле эш башкарылган, Таштау һәм Түбән Аташ авылларындагы фермаларны  төзекләндерүгә 12 миллион сум акча файдаланылган. Моннан тыш, амбарда орлык тазарту, ашлык киптерү өчен яңа җиһазлар урнаштырылган, берничә бинаның түбәсе алыштырылган.

Бүгенге көндә “Игенче” хуҗалыгында эшче кулларга кытлык юк. Уртача хезмәт хакы аена 21 мең сум тәшкил итә, ул вакытында түләнеп бара.

- Җәмгыятебезгә читтән килеп, эшкә урнашучылар да бар, - ди хуҗалык җитәкчесе. – Аларны фатир белән тәэмин итәргә тырышабыз.

Һәркайда эш кайный

Машина-трактор остаханәсендә, без барып кергәндә, кырмыска иләвендәге кебек, эш кайный, механизаторлар “тимер атлар”ын көйләү белән мәшгуль иде. Биредә парад белән МТМ мөдире Леонид Буклаев идарә итә. 73 нче яше белән баручы Леонид Павловичның халык арасында абруе зур. Лаеклы ялга чыкканчы, ул Татарстанның  Яр Чаллы шәһәрендә яшәп, шунда хезмәт салса, пенсионер статусына ия булгач, тормыш юлдашының туган авылы Түбән Аташка кайталар, монда өй сатып алалар. Гомер буе баш инженер вазыйфасында эшләгән Леонид Павлович “Игенче” җәмгыятендә бик кирәкле кадр булып чыга, аңа машина-трактор остаханәсен ышанып тапшыралар һәм ялгышмыйлар, механизаторлар бу зирәк, эшне яше-карты белән уртак тел табып оештыра белүче абзыйны шунда ук үз итәләр.

- Язгы басуга, чәчүгә чыгар өчен, әзерлек яхшы, - диде канәгатьлек белән Леонид Павлович. – Механизаторларыбыз берсеннән-берсе остарак.

Авылның киләчәге – яшьләр

“Эшче кулларга кытлык юк”, - дигән иде әңгәмәбез барышында  җәмгыять директоры. Бу сүзләрнең хак икәнлегенә үз күзләребез белән күреп инандык. Яшьләр терлекчелек тармагында аеруча күп булып чыкты.

- Мин армия хезмәтеннән кайту белән, фермада терлекче булып эшли башладым, - дип уртаклашты 22 яшьлек Илмир Камалов. – Хезмәт шартларыннан канәгатьмен.

19 яшьлек Илнур Йосыпов Түбән Аташ фермасына күрше Чакмагыш районы Югары Аташ авылыннан килеп эшләп йөри. Ул да терлекче.

- Быел яз билемә солдат каешы буачакмын, - ди Илнур. – Хәрби бурычымны үтәп кайткач, авыл хуҗалыгы тармагында эшләвемне дәвам итәрмен дип уйлыйм.

Тырышкан - табар

Яшерен-батырын түгел: бүген авыл хуҗалыгында авырлыклар, киртәләр җитәрлек. Быел ел башыннан ук сөт комбинатларының хуҗалыклардан сөтне сатып алу хакларын сизелерлек түбәнәйтүе (ә кибеттә хаклар һич тә арзанаю ягына бармый!), тапшырылган продукция өчен акчаны вакытында түләми җәфалауы, ашлык хакларының төшүе, әлбәттә, авыл кешесенең бәкәленә суга. Тик кыенлыкларга зарланып, кул кушырып утырырга өйрәнмәгән игенчелеләр: тырышып эшләсәң, һичшиксез, уңай нәтиҗәгә ирешерсең дигән девиз белән хезмәт сала алар. Хуҗалык җитәкчелеге киләчәктә дә  үсеш юлыннан тайпылмау, җәмгыять эшчәннәренең хезмәт хакын арттыра барып, эш шартларын тагын да яхшырту, җәмгыятьнең матди-техник базасын арытаба ныгыту максатына омтыла.

 

Миләүшә Латыйпова, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Рәсемнәрдә: “Игенче” җәмгыятенең генераль директоры Роберт Сәитов; (сулдан уңга): механизаторлар Рафаэль Хәнәфиев, Александр Ярофеев, Альфред Әбүбакиров, Рафаил Гәрәев, Тимур Гәрәев, Алмаз Нургалиев, Фәрит Фәррәхов МТМ мөдире Леонид Буклаев белән; иң ышанычлы кадрларның берсе Фәвәрис Әхмәтов; зоотехник һәм ферма мөдире Рәфит Әхмәтов, селекционер Светлана Иликбаева, сыер савучы Регина Камалова, мал караучылар Илмир Камалов һәм Илнур Йосыпов.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей