ҮРНӘК ЯКЛАРЫНДА – ҮРНӘКЛЕ ЭШЛӘР

Авыл Советы авыл биләмәләре хакимиятләре башлыкларының күчмә семинар-киңәшмәсе Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсендә дәвам итте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев һәм аның урынбасарлары, муниципаль район Советы сәркатибе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Биләмә үзәге Үрнәк авылы читендәге элекке каты көнкүреш калдыклары полигоны рекультивацияләнелеп, тигез яланга әверелгән. Биләмә башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова чарада катнашучыларны иң элек әлеге урынга алып килде. Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның үзләре хуҗалык эшчәнлеге алып барган биләмәләрдә төзүтөзекләндерү, көнкүреш
шартларын яхшырту эшләрендә олы ярдәмче булуын, әлеге чүп-чар полигонын тәртипкә китерүдә дә зур эшләр башкаруда ярдәмләшүләрен олы горурлык хисе белән телгә алды. Ә й т к ә н д ә й , В а д и м Васильевич шулай ук Зәвыклы биләмәләр елы чикләрендә башкарылган башка эшләрдә дә шактый күләмле иганә ярдәме үрсәткән. Үрнәк мәчете тирәли 44 метр, элекке өлкән яшьтәгеләр йорты бинасы тирәли 17 метр, интернат әйләнәсенә 33 метр, мәдәният йорты янында 62 метр арада профнастил коймалар тотуда да җәмгыятьнең ярдәме зур булган. Мәчет эче матур тәэссоратлар калдырды, аның янәшәсендә алдагы елда парк булдырырга ниятләгәннәр, шул максатта мәйданчыкны  агач-куаклардан арындыру эшләренә тотынырга торалар икән. Бирегә үк Бөек Ватан сугышы яүгирләре хөрмәтенә стела да күчеләчәк. Чарада катнашучылар бер түбә астында урнашкан фельдшер-акушерык пункты, теш дәвалау кабинеты, авыл биләмәсе хакимияте, башка учреждениеләр урнашкан бинада җәелдерелгән төзекләндерү эшләре белән дә таныштылар. Атап әйткәндә, аерым учрежденияләр тәрәзәләре пластикка алмаштырылган, эчке бизәү эшләре үткән. Биналарны эффектлы файдалану  отышлы икәнлеген дәлилләп, Реканс Фәнил улы хакимият башлыкларын аның эче белән танышырга чакырды. Биредә эшләнгән батарея элементларын, терекөмешлелампалар туплау өчен аерым экобокс урнаштырылган, аны аерым вакыт узуга бушатып,утильләштерер өчен алып китеп торалар икән. Әйләнә-тирә мохитебез хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән мондый башлангыч та хуплап каршы алынды һәм барлык биләмәләрдә дә таратылырлык өлге итеп куелды. Узган ел төзекләндерелгән Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә куелган стела һәм кое да семинар-киңәшмәдә катнашучыларда яхшы тәэссоратлар калдырды. Алда әйтелгәнчә, стела алдагы елда яңа паркка күчереләчәк, өстәвенә анда тренажерлар, балалар уен мәйданчыгы, йөгерү һәм скандинав адымнары белән йөрү өчен тротуарлар, ял эскәмияләре монтажланылачак, яшелләндерү эшләре үтәчәк, дип белдерде Рәсимә Дамир кызы.Көсәкәй авылында да төзүтөзекләндерү эшләре шактый күләмле башкарылган. Урындагы “Юлдаш” җәмгыяте һәм авылдашлары – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, җәваплылыгы чикләнгән “АиФ” җәмгыяте директоры Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллинның матди һәм техникалата ярдәмнәре белән зәвыклы биләмәләр елы чикләрендә 500 метр профнастил койма тотылган, ямьсез күренеш тудырган агач-куаклар төпләнеп, полигонга чыгарылган, юл өслеге тәртипкә салынган. Биредәге мәдәният йорты бинасы да күркәм төс алган, анда төрле кичәләр, күләмле чаралар еш үтеп тора. Узган ел төзекләндерелгән парк һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә стела тирәли агачлар кайтартып утыртылган, алар яхшылап алынып киткән дәинде. Реканс Фәнил улы әнә шулай туган җирендә төзүтөзекләндерү эшләрендә ярдәмләшүче якташлар белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштыру мөһимлегенә басым ясады, берлектә авылларыбызны артабан да матурлау яхшы эш булачак, дип белдерде. Районда зурлыгы белән икенче урында торган Аблай авылы да семинарда катнашучыларда бары уңай тәэссоратлар гына калдырды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан ремонт үткән Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә куелган һәйкәл һәм тактаташ артабан парк үзәгендә торып калачак икән. Алдагы елга махсус программа нигезендә парк төзекләндереләчәк, анда нәрсәләр булачагын Рәсимә Дамир кызы сөйләп үтте, буурында чын-чынлап бәйрәм атмосферасы булачак, дип белдерде. Спорт белән шөгыльләнү өчен ачык һавада тренажерлар, балаларга уен мәйданчыгы,йөгерүчеләр һәм җәяү йөрүчеләр өчен тротуар, ял итәргә эскәмияләр урнаштырылачак яшелләндерелгән мәйданда авылдашларның яше-картына буш вакытларын файдалы шөгыльдә үткәрү өчен мөмкинлекләр булачак. Авылда булган сөт продуктлары җитештерү буенча куллану кооперативы биләмәләре дә чарада катнашучыларга бик ошады. Кооператив җитәкчесе Айдар Габдуллин үзләренең эшчәнлеге, җитештергән продукция төрләре, мәйданнары белән таныштырды. Авыл җирендә эшкуарлыкны үстерүгә зур ярдәм күрсәтелгәне өчен республика Хөкүмәтенә, муниципаль район хакимиятенә рәхмәт сүзләре җиткерде,авылдашлары мәнфәгатьләре өчен артабан да тырышып эшләячәкләрен вәгъдә итте. Башкорт әдәбияты класс и г ы , а в ы л д а ш л а р ы Әкрам Вәли исемен йөрткән урамда күтәрелгән юл да бик ошады.“Эшлекле гамәлләр” проекты ярдәмендә Октябрь, Яшьләр, Каратал урамнарында төнлә яктырту системасы яңартылган, ул да яхшы тәэссоратлар өстәде. Авыл үзәгендәге сабантуйлар үтә торган мәйданны төзекләндерү җәһәтендә башкарылган эшләр белән дә таныштылар.Авылдашлары, билгеле эшкуар Илнур Сакаев бәйрәм чаралары үткәрү өчен сәхнә, шулай ук ял итәр өчен уңайлы беседкалар төзеткән, халык уеннары оештыру өчен корылмаларны да яңартып торалар икән. Биләмә үзәгенә яңадан юл тотканда матур итеп юл төзүчеләр эшенә дә сокланып үттек. Яшь Көч авылыннан Аблайга таба яхшылап күтәртеп, тыгызлап, асфальт түшәү өчен өслек әзерләнеп бетеп килә иде. Бу да — республика юл хуҗалыгы идарәлегенең халык турындагы хәстәрлеге өлгесе, артабан да тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту күрсәткече. Рәсимә Дамир кызы Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә Киндеркүл авылында урам юллары яхшылап ремонтланылуы, мәктәп автобусын көтәр өчен өр-яңа автобус тукталышы павильоны корылу турында гоурланып сөйләде, болар да кешеләр турында хәстәрлек билгесе булып тора. Гомумән алганда, Үрнәк якларында да кешеләр турында кайгыртып, байтак үрнәкле эшләр башкарылуы шаһиты булдык. Авылларның йөзе елдан-ел үзгәрә бару күңелләргә шатлык өсти, аларның киләчәге булачагына ишарә дә. Хәзер күмәкләшеп булдырылганнарны кадерләп сакларга, үзебезгә дә бу җәһәттән башкарылган эшләрдә актив катнашырга кирәклеге бәхәссез.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей