Урам Герой исемен йөртә

Бүген, 11 май көнне, Бигәнәй авылында “Аек авыл” республика конкурсы чикләрендә Урам бәйрәме узды. Чара Советлар Союзы Герое Сәхип Майский бюстына һәм шушы авылдан Бөек Ватан сугышында катнашкан яугир-авылдашлар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салудан башланды.

Шулай ук Герой истәлегенә Каенлык урта мәктәбе укучылары йөгерү марафонында катнашты. 
Сәхип Майский исемен йөрткән урам бәйрәме бик чагу һәм күңелле булды.

Чарада бөтендөнья башкортлары корылтаеның тарих һәм башкорт халкын үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе кураторы, Башкорт дәүләт универститеты доценты Нурислам Калмантаев, бөтендөнья башкортлары корылтае аппараты баш белгече, иҗтимагый-икътисади үсеш һәм эшкуарлык мәсьәләләре буенча комиссия кураторы Рәшит Шәйдуллин, Борай районы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Илгиз Харисов катнашты.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей