Уралар да, чəчəлəр дə

“Урожай” хуҗалыгында игенчелəр бүген берничə фронтта эшли. Комбайннар урып-җыю эшлəрен дəвам итə. Бер звено уңышы җыеп алынган басуларда саламны төргəклəргə кысып җыя. Ə чəчү эшлəренə „җигелгəннəр” килəсе ел
уңышына нигез сала.
Августта чəчелгəн арыш, сүз дə юк, көчле шытымнары белəн сөендерə. Уҗым культуралары чəчүнең кулай вакытын хуҗалык игенчелəре кулдан ычкындырмаска тырыша. Хəер, безнең шартларда арыш, уҗым бодаен чəчү эшлəре сентябрь аенда да беркадəр дəвам итə.
Былтыр урожайлылар уҗым культураларын 500 гектарда урнаштырган иде. Алдагы елда хуҗалыкның чəчү структурасында бу культуралар киңрəк урын алачак.
Чəчүгə туфрак əзерлəү тулы куəтенə бара. Хуҗалык басуларында йөз гектардан артык мəйданда арыш чəчелеп ята. Механизаторлар яңа куəтле RCM-23.75 тракторына тагылган “Кузбасс” чəчү агрегатында эшли. Җир куенына бүген сыенган орлыклар да озак көттерми шытымнар биреп, басулар көзге көнгə ямь өстəр əле, дигəн фикердə игенчелəр.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей