Урак эшләре тулы куәтенә бара

Районыбыз – һәр гектардан җыеп алынган уңыш күрсәткече буенча республикада иң алдынгысы

Районыбыз игенчеләре бүгенге көндә тынгысыз хезмәттә, чөнки мөһим урак кампаниясе тулы куәтенә дәвам итә.

Муниципаль район хакимияте авыл хуҗалыгы бүлегенең диспетчер хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча, 15 августка район буенча игеннәр 11,4 мең гектар мәйданда суктырылды, бу барлык мәйданнарның 27 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан уртача 30,1 центнер бөртек суктырылды. Бу – республикада иң зур күрсәткеч! Район буенча барлыгы 34,3 мең тонна ашлык җыелды. Иң зур күрсәткеч “Базы” җәмгыяте игенчеләрендә. Алар инде бүген 74018 центнер ашлык суктырып алган. “Байбулат” җәмгыяте, “Герой”, “Алга”, “Заря”, “Победа”, Ленин исемендәге хуҗалыклар, Үзәк МТСның Хуҗин исемендәге, “Знамя” бүлекчәләре урып-җыюны оешкан төстә алып бара. Аерым культураларга килгәндә, “Базы” җәмгыяте уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача – 56,2 центнер, “Герой” хуҗалыгы – 45, Ленин исемендәге хуҗалык – 35,2 центнер бөртек җыйнады. Уҗым арышыннан мул уңышны “Базы”, “Байбулат” җәмгыяте, “Победа” хуҗалыгы механизаторлары туплады – һәр гектардан алар уртача 30-39 центнер иген суктырды. “Заря”, Ленин исемендәге, “Алга” хуҗалыкларында бу күрсәткеч уртача 25-27 центнер тәшкил итте. Берничә хуҗалыкта борчак һәм арпа культурасын суктыралар. Урып-җыю мәшәкатьләре – хуҗалыклар һәм җәмгыятьләр өчен генә түгел, фермерларга да сынау чоры ул. Алар да тиешле мәйданның 45 гектарыннан уңыш җыеп алуга ирештеләр, уртача уңыш та яхшы – 30 центнер тәшкил итә.Район механизаторлары урып-җыю эшләре белән бергә көзге чәчүгә туфрак та әзерлиләр. Көзен 17 меңнән артык гектар мәйданда чәчү планлаштырыла. Ленин исемендәге хуҗалык көзге бодай чәчүгә керешкән, әлегә бу мөһим эш 75 гектар мәйданда башкарылган. Район механизаторлары киләсе ел уңышын кайгыртып 2609 гектар мәйданнарны туңга сөргәннәр. “Октябрь” –458 гектар, Ленин исемендәге хуҗалык (359), “Үзәк” МТСның ике бүлекчәсенең (361), “Базы” (390) җәмгыяте механизаторлары аеруча өлгер. Маллар өчен кышка 97,6 мең тонна сенаж, 17,3 мең тонна печән әзерләнде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей