Урак алдыннан семинар үтте (Бураевский район)

Ленин исемендәге хуҗалык җирлегендә урып-җыю эшләренә багышланган киңәшмә үтте. Анда район хакимияте башлыгы Б. Нурисламов, авыл хуҗалыгы бүлеге началҗнигы Я. Гыймалтдинов, бүлекнең баш агрономы Р. Шаһиәхмәтов, баш зоотехнигы Л. Баһауов, баш ветеринар Б. Фазлыев, Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Б. Салихов чыгыш ясады.

Районда мал азыгы әзерләү төгәлләнеп килә, бу эш Ленин исемендәге хуҗалыкта гына калган. Быел 38500 гектардагы игеннәрнең уңышы җыеп алынырга тиеш. Быел ашлыкны да, сабанашлыкларны да, тигез өлгермәү сәбәпле, тезмәләрдән генә суктырырга туры килә. Юеш ашлык килсә, аларны киптерү өчен мөмкинлекләр бар. Хуҗалыклар арыш урагына төште, арыш чәчү дә башланды. Эшне туктаткан бу яңгырлар, чәчелгән мәйданнарны сугару җәһәтеннән файдалы булды.

Игенчелекне табышлы итү мөмкинлекләре каралды. Хакларның ягулык-майлау материалларына үсә баруы, ашлыкка кимүе сәбәпле, аз чыгымлы технологияләргә күчү бердәнбер чара булып кала. Җирне комплекслы эшкәртү агрегатларын куллану, җир әзерләүне минималь чыгымнар белән башкару өстенлекләре күрсәтелде. Арышка хаклар арзан икән, көзге бодай, рапска югары. Орлыкларны тиешле документлары буенча алып, элита һәм супер элита сортлары гына чәчелергә тиеш. Орлыкчылык белән шөгыльләнгән Ленин исемендәге хуҗалык быел да югары сортлы арыш, бодай, борчак культуралары тәкъдим итә. Механизатор кадрлар җитешмәү шулай ук актуаль булып кала. МТС техникасын ярдәмгә чакыруның икътисадый яктан үзен акламавы саннарда чагылдырылды.

Шулай ук терлекчелек тармагына кагылган мәсьәләләр көн темасына чыгарылды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей