Уңышы да мул булсын (Бураевский район)

Үткән ел көзендә «Урожай» хуҗалыгы игенчеләре уҗым культураларын иң зур мәйданнарда чәчүчеләрнең берсе булды. Ләкин  кырыс табигать шартларында арыш уҗымнарының исән кышламавы күпме көч салынган хезмәтне юкка чыгарды диярлек. Чөнки 1200 гектардагы уҗымнар һәлак булды, нибары 400 гектары гына исән һәм алар тиешле тәрбиясен алган. Хуҗалык агрономы Винарис Әхмәтҗанов әйткәнчә чәчүне тәмамладык та эш бетте дигән сүз түгел. Вакытында шифалы явымнары, вегетация чорында үсемлекләргә кирәкле җылысы булып агротехника таләпләре үтәлгәндә генә уңышын көтеп була.

Әлбәттә бүген беркем дә күңел төшерми. Хуҗалык идарәсе һәм аның белгечләре язгы басу мәшәкатьләрен яхшы оештырган. Моны җир эшкәртүче механизаторларның, дүрт урында чәчү агрегаты эшләве, ындыр табагындагыларның фидакарь хезмәте дәлилли.

Бу язда механизаторлар Т-150 К тракторында Азат Заһиров өч чәчкеч белән, Рәфит Зиннуров, Ришат Фәрхетдинов, Илдарис Дәүләтбаев МТЗ 82 ләрдә 5.4 метр киңлегендәге агрегатларда барлыгы 2700 гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчүне планлаштырган. Рәфил Гайнанов, Рәмзи Гыйләҗетдинов, Инсур Вәлиев чәчкечләрнең төзек эшләве, орлыкларның туфракка төшеп күмелүе өчен җаваплы.   Бу көннәрдә алдан чәчелгән солы, арпа инде беренче яфракларын чыгарган. Әле төп культура булган бодайның «Башкирская 28», «Экадо-109» сортлары чәчелә. Болар 1-2 репродукцияле, ягьни суперэлитадан соң өченче – дүртенче ел игелә дигән сүз.

 Орлык чыгаручы водительләр Айдар Низамов, Әлфир Ризванов, Рамил Әхмәдишин, Наил Сарбаев агрегатларның туктап көтүенә юл куйганы юк. Алар хуҗалыкта кимендә ике йөк машинасын йөгәнли, мал азыгы хәзерләгәндә ЗИЛ, КамАЗ га утыра.       

Зур гына мәйданда игелүче бодайдан соң яшел массасын сенажга урырга викалы солы чәчеләчәк. Механизаторлар да язгы кыр эшләрен төгәлләр өчен тагын ике- өч көн вакыт кирәк булачак дигән уйда.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей