УҢЫШНЫ АРТТЫРЫРГА

“Щёлково Агрохим” җәмгыяте галимнәре белән хезмәттәшлек итү “Өязе” крестьян-фермер хуҗалыгына кыю сынаулар үткәрү һәм яхшы уңыш алу мөмкинлеге бирә

Авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре бүген сәнәгать күләмен чәчүлек мәйданнарын киңәйтеп түгел, уңды-рышлылыкны күтәрү исәбенә арттыра алганнар отачагын яхшы аңлый. Моңа ирешергә галимнәр белән хезмәттәшлек ярдәм итә. Икенче ел рәттән “Щёлково Агрохим” җәмгыятенең Уфа вәкилләре белән уңышлы хезмәттәшлек иткән “Өязе” крестьян-фермер хуҗалыгы моңа анык мисал.

— Безнең предприятиегә сигез ел инде, – ди хуҗалык җитәкчесе Ирек Насыйбуллин. – Әмма тик үткән елда гына сынау мәйданнарында без, ниһаять, бөртеклеләрдән мул уңыш алуга ирештек – уҗым бодаеның гектар куәте 60 центнер тәшкил итте. Югары уңышның сәбәбе – “Щёлково Агрохим” җәмгыятенең Уфа вәкиллеге директоры урынбасары, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Радик Гайфуллин белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә кулланыла башлаган яңа технологияләр һәм нәтиҗәле сортлар.
Быел без кыюрак сынаулар үткәрә башладык һәм чәчүлек мәйданнарының бер өлешен үзебез өчен яңа культураларга бүлдек. Шуларның берсе – май тормасы. Аның тамыразыгы юк, яшелчә сыйфатында игелми, аның каравы, ул яхшы сидерат – җирне азот белән баета, аны чүп үләннән арындыра, шул сәбәпле аны “биология сабаны” дип атыйлар. Өстәвенә, аңарда акча эшләргә була – мәйданнарның бер гектарыннан 1,5-2 тонна орлык җыеп алына.
Безнең өчен тагын бер ят культура – ак җитен, аңа 80 гектар бүленде, – дип дәвам итә Ирек. – Уңыш җыелмаган әле, әмма сатып алучылар бар инде. Ак җитен орлыгы кондитер сәнәгатендә һәм косметологиядә кулланыла, аңа ихтыяҗ зур.
Гади җитен орлыгын сату уңаеннан да кыенлыклар булмас дип уйлыйм, аны без икенче ел игәбез. Ул Европага майлы буяулар җитештерүгә китәчәк.
Быел беренче тапкыр бодайның «Синева» сортын чәчтек. Аны алты ел элек Бөтенрусия бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары гыйльми-тикшеренү институты селекционерлары чыгарган. Ул авыруларга һәм аву-егылуга чыдам, аксым һәм җилемсәгә бай. Шартлар кулай булса, бер гектарыннан ун мең тонналап ашлык алырга була.
Фермер хуҗалыгында сынау максатында «Синева»ны тәүге тезмәләргә салу һәм суктыру «Щёлково Агрохим» җәмгыятенең Уфа бүлекчәсе, Дәүләт сорт-орлыкчылык инспекциясе вәкилләреннән торган төбәк делегациясе, республиканың егерме авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре күз алдында башкарылды. Алар “Өязе” крестьян фермер хуҗалыгына тәҗрибә уртаклашырга килгән.
Чабылган бодайны суктырдылар – 1,8 гектар мәйданнан сигез тонна ашлык чыкты (уңдырышлылык – бер гектардан кимендә 40 центнер).
Туймазы авыл хуҗалыгы предприятиесе кебек, Щёлково галимнәре белән үсемлекләрне яклау җәһәтеннән чәмле хезмәт-тәшлек итүче һәм төбәкнең җирдән күләмле файдаланучысы булган кунаклар, бодай басуыннан кала, Туймазы фермерының башка чәчүлек мәйданнарын да карады.

Анфиса АИТОВА

"Туймазы хәбәрләре"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей