Уңыш язмышы үз кулыбызда

Алда торган зур урып-җыю кампаниясе районыбыз игенчеләрен янә бер тапкыр сынаячак – тулы амбарлар белән кышка керә алырбызмы, югалтуларсыз гына алтын бөртекләребезне җыйнап булырмы, “Чакмагыш игенчесе” дигән данлыклы исемгә тап төшермәбезме? Быелгы урып-җыю чоры шушы сорауларга да ачыклык кертәчәк.

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең урак кампанясенә әзерлеген тикшерү максатыннан быелгы семинар-киңәшмә киң масштабта оештырылды. Пәнҗешәмбе иртәсендә хуҗалыкларның рәисләре, белгечләре, авыл хуҗалыгы белгечләре хакимиятнең зур залына җыелдылар. Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Ихсанов семинарның эш планы, хәрәкәт итү маршруты белән таныштырды. Машиналар, автобуска утырып семинарда катнашучылар һәр хуҗалыкта булып, карау мәйданына китерелгән кыр кораблары, чәчү һәм җир эшкәртү техникалары, автомашиналарына бәя бирделәр. Кайсы гына авыл хуҗалыгы предприятиесенә барсак да, минем өчен басу яны Сабантуй мәйданын хәтерләтте. Әмма бәйрәмнән аермалы буларак, һәммәсенең дә йөзләре җитди һәм кырыс иде. Бу аңлашыла да, чөнки һәрберебез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып-җыю кампаниясенә керештек. Ә инде басуларда җыр сулышын тоеп, “без өлгердек” дип тулышкан башаклар чайкалган иген басуында үзеңне тагын да җаваплырак һәм урып-җыюда бурычлы дип сизәсендер ул.

Тәүге тукталыш “Заря” хуҗалыгының арыш басуы янында булды. Механизаторлар әзерлек сызыгына биш комбайн куйган, шуларның өчесе заманча, куәтле “Акрос” маркалылар. Тагы да биредә чәчү һәм җир эшкәртү агрегатлары, автомашиналар, янгын сүндерү, техник ярдәм күрсәтү техникалары да әзерлек сызыгына куелган. Хуҗалык рәисе Зәбир Гыйлемханов сөйләвенчә, урып-җыю чорында хуҗалык механизаторларына 2100 гектар мәйданнан ашлык җыеп алырга кирәк, бер комбайнга 400 гектардан мәйдан туры килә. Бүгенге көнгә зарялылар 104 гектар мәйданнан турыга арыш суктырырга өлгергәннәр дә инде, уртача уңыш әлегә 27,4 ц тәшкил итә. Август аенда көзге культуралар чәчү дә тиз арада башкарылуны таләп итә, хуҗалык буенча аларны 500 гектарда чәчү планлаштырыла. Семинар эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев катнашып, алда торган быелгы уракның үзенчәлекләре, басу-кырларда эшләячәк механизаторларга тиешле эш шартлары тудыру, хәвефсезлек чараларын күрү турында хуҗалык җитәкчеләреннән кызыксынды, аларны тыңлап, конкрет тәкъдимнәр кертте. “Алга” хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып уракка төште. Биредә быелгы урып-җыю чорында 7 кыр корабы эшләячәк. , бу исә бер комбайнга 461 гектар урып-җыю эшләре туры килә дигән сүз. Хуҗалыкта уракка әзерлек эшләре ел дәвымында барды дисәк тә, ялгыш булмастыр. Башкача мөмкин дә түгел. Ни өчен дигәндә 3 мең 230 гектарда урып-җыю эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен булган техниканың күпчелек өлеше хезмәт итү срогын узган. Хуҗалык механизаторлары аларны ремонтлап, төзәтеп урып-җыюга әзерлек сызыгына куйганнар. Шундый техника белән алар җае килгәндә тәүлек буена эшләп, хезмәт батырлыгы күрсәтәләр. Алгалыларның мактанырлык яңа комбайннары булмаса да, искегә җан өрүче алтын куллы механизаторлары, эретеп ябыштыручылары, токарьларе бар. Семинарда катнашучыларны хуҗалык рәисе Рушан Гайсин урып-җыю эшләренең барышы, көзге басулардагы эш планы белән таныштырды. Бүгенге көндә алгалылыр 788 гектар мәйданда игеннәрне тезмәләргә салып, аның 184 гектарыннан суктыруга ирешкәннәр, уртача уңдырышлылык – 25 центнер тәшкил итә. Рушан Рифкать улы билгеләвенчә, урак эшләре үз техникалары көче белән һәм көзге культуралар чәчүне дә вакытында башкарылачак. Хуҗалыкта 4 мең 700 гектар сөренте җирнең туңга сөрү планлаштырыла. “Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә” –– диелә җырда да. Семинарда катнашучыларны “Победа” хуҗалыгының арыш басуындагы калын тезмәләр каршы алды.

Хуҗалыкта урак эшләре 28 июльдә башланган. Механизаторлар алдында “Акрос”, ике “Дон” комбайны белән 1900 гектарда үстерелгән игеннәрне җыеп алу бурычы тора. Бер комбайнга 600 гектардан да күбрәк эш күләме туры килә. “Икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга тырышачакбыз, механизаторларга эш хакын түләү нормалары аңлатылды, хәвефсезлек кагыйдәләрен саклауга ныклы игътибар булачак”, – диде хуҗалык рәисе Рәсүл Фәйрузов. “Байбулат” җәмгыятенең Имәнлекул бүлекчәсенә килеп кергәч тә, алтын башаклы, чип-чиста иген басулары күзләрне иркәләде. Биредә инде урак эшләре тулы куатенә дәвам итә, берничә кыр корабы иген басуларын иңли иде. Семинарда катнашучылар биредә тагы берничә крәстиян-фермер хуҗалыгының техникаларын карадыдылар, фермер Илмир Юнысов эш торышы белән таныштырды. Ул үзенең чыгышында урып-җыю эшләренә әзерлек, ашлыкларны югалтуларсыз җыеп алу кирәклеген ассызыклады. Чираттагы тукталыш Үзәк МТСның “Знамя” бүлекчәсенең чөгендер басуында булды. Җитәкче Алмаз Йосыпов җыелучыларны райондагы ике бүлекчәнең икътисады хәле белән таныштырды. “ Бөртеклеләр, татлы тамырлар-бүлекчәләрнең төп җитештерү юнәлеше, — дип аңлатма бирде Алмаз Мәмдух улы. Урып-җыю эшенә әзербез, комбайннарга тәҗрибәле механизаторлар билгеләнгән, инструктаж үткәрелгән, махсус кием белән тәэмин ителгән, ашлыкның тулысынча өлгереп җиткәнен көтәбез. Бүгенге көндә ике бүлекчәдә 800 гектар мәйданда көзге культуралар тезмәләргә салынып, аннан 7326 центнер иген җыйналды. “Һава торышы көйсезлегенә карамастан, бөтен тырышлыгыбызны куеп, яхшы уңыш җыеп алырга өметләнәбез”– диде ул. Ике бүлекчә басуларында бүгенге көндә 13 комбайн эшли. Барлыгы 1019 гектар мәйданда шикәр үстерелә, басуларда берничә тапкыр химик утау үткәрелгән, татлы тамыр үткән елда 28 млн. саф табыш биргән, быел да аның уңышы яхшы булуын семинарда катнашучылар үз күзләре белән күреп инандылар. Әлеге чара хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр өчен аеруча файдалы, мәгълүматка бай булды. Автобуста барганда да хуҗалыкларның белгечләре тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, ә бер-берсе белән аеруча орлыклар, гибрид орлыклар турында уртаклашыр фикерләр байтак булды. “Герой” хуҗалыгының баш агрономы Әгъләм Хәмитов кукуруз чәчү буенча берничә еллар тәҗрибәләр үткәреп, гибридларның безнең климатта һәм туфракта уңыш бирүе хакында сөйләп кенә калмады, семинарда катнашучыларга практикада күрсәтте. 412 гектарда үстерелгән “Кромвелл” сортлы кукуруз хуҗалыкта бөртек алу максатында үстерелгән. “Полесье” комбайнына көйләр өчен махсус ургыч та сатып алганнар, ә инде кукуруз сабагы вакланылып басуга ашлама булачак. Семинарда катнашучылар кукурузның бу сортын тотып карап, өстенлекләрен ачыклый алдылар. Бу хуҗалыктагы урак эшләренә әзерлек белән рәисе Фәргать Ваһапов таныштырды. 2000 гектарда игелгән игеннәрне урып-җыюда заманча чапкыч агрегатлары, куатле биш комбайн катнашачак. Фәргать Фәрит улы билгеләвенчә, хуҗалыкта терлекчелек биналары төзүгә игътибар зур. Биредә зур төзелешләр дәвам итә, амбардагы ашлык киптерү агрегаты газга көйләүне төгәлләгәннәр. Баш агроном Әгъләм Әхләм улы тагы да үсентеләргә химик утау үткәргәндә микроашламалар кушуның уңышлы булуы турында сөйләп үтте. Бу алым кулланып эшләүнең үсентеләрнең стрессларга бирешмәүчән итүен, химикатлар тәэсиренә үсенте бирешмәвен, үсеш тукталмавын, нәтиҗәдә уңышта мул булуын белдерде.

Төштән соң семинар үз эшен дәвам итте. Ленин исемендәге “Юлдаш” җәмгыяте, “Октябрь” хуҗалыкларындагы техник-база, урып-җыю эшләренә хәзерлекләре белән танышып, “Базы” хуҗалыгының басуларында бөртекле культураларның яңа сортлары, аларның үзенчәлекләренә игътибар иттеләр. Яңа сортлар белән эшләүдә бүгенге көн таләпләренә җәмгыятьнең генераль директоры Вадим Васильевич Соколов җитди игътибар итәргә киңәш итте. Базылылар районда иң беренчеләрдән булып урак кампаниясен башлап җибәрде һәм уҗым бодаеның уңышының күрсәткече дә – 53,9 центнер алырның басуларында!

Гомумән, әлеге культураларны тукландыру, чүп үләннәрдән, корткычлардан саклау алымнары, препаратлар турындагы бай мәгълуматны семинарда катнашучыларга җәмгыятьнең баш агрономы Борис Данилов җиткерде.

Кырдагысы түгел, амбардагы ашлык” дигәннәр бабаларыбыз. Семинарның пленар өлешендә Илгиз Фаил улы амбарларда эшне оештыру, ашлыкны урнаштыру, техника хәвефсезлеге кагыйдәләре турында тагын да бер тапкыр искә төшерде, басу-кырларда хезмәт куючыларга уңышлар теләде. Семинар-киңәшмә эшенә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев йомгак ясап, урак эшләренең никадәр җитди һәм җаваплы чара булуын, бу чорда һәр минутның алтын бәясенә торуын кат-кат ассызыклады. Ул барлык мөмкинлекләрне барлап, урып-җыю эшләрен бергәләп, уртак көч белән югалтуларсыз, сыйфатлы итеп башкарып чыгарга өндәде.

* Игенкәйләр матур булып өлгереп килә. Безнең бурыч – аларның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу. Урып-җыю чорында проблемалар тумасын, тоткарлыклар булмасын өчен янә бер кат техникаларны җентекләп тикшерергә кирәк, – диде ул. Реканс Фәнил улы шулай ук барлык технологияләрне саклап, бик матур әзерләнгән хуҗалыкларга рәхмәтен белдерде, һәммәсенә дә сәламәтлек, уңышлар, иминлек теләде.

Гөлүсә Хуҗина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей