УҢЫШ СЕРЕ – ТЕХНИКАДА

Фермер авыл хуҗалыгы җиһазлары сатып алуга акча сала, шул сәбәпле чәчүлек мәйданнарын киңәйтергә дә курыкмый

Эшкуарлык белән Рәшит Габдрәхимов беренче тапкыр сиксәненче еллар ахырында шөгыльләнә башлый. Өч гектар бәрәңге утырта, әмма уңыш алалмый. Ул заманда “капитализм шытымнары”н шундук төбе-тамыры белән “йолкып” ыргыталар һәм өстән төшкән фәрман нигезендә чәчкә дә атарга өлгермәгән бәрәңге басуын сөреп ташлыйлар.

Бу очрак фермерлык белән шөгыльләнүдән кемнеңдер күңелен кайтарыр иде. Әмма Рәшит Шәфыйгулла улы андый түгел. Өч елдан соң, фермерларга мөнәсәбәт үзгәргәч, ул бу эшкә кабат әйләнеп кайта һәм районда күпләп бәрәңге игүчеләрнең берсенә әверелә. Бер чорда ул 1,5 мең тонна уңыш ала, аларны челтәр азык-төлек кибетләренә һәм яшелчә базаларына, районның мәгариф оешмаларына тапшыра, ярминкәләрдә сата.
Габдрәхимов немец селекционерлары белән гаять нәтиҗәле хезмәттәшлек итә, бервакыт хәтта үз хуҗалыгы атамасын немец бәрәңгесе сортларының берсенә үзгәртергә карар итә. Шулай итеп, 2013 елда “Алмаз” крестьян хуҗалыгы “Зекура” крестьян хуҗалыгы җәмгыятенә әверелә.
Ләкин ун ел элек фермер бәрәңгедән чөгендерчелеккә күчә. Өченче ел бер басудан мул уңыш ала – гектар куәте 1000 центнерлап тәшкил итә. Авыл хуҗалыгындагы уңышлары өчен аңа Русиянең атказанган чөгендерчесе исеме бирелә.
– Шикәр чөген-дере – шактый табышлы культура, әмма аны үстерү дә мәшәкатьле, – дип сөйли Рәшит Габдрәхимов. – Аны эшкәртүче предприятиеләргә озату җәһәтеннән кыенлыклар туа. Заводка бер машина чөгендер илткән өчен йөк машинасы шофёрына биш мең сум түлим, әмма акча эшләргә теләүчеләр аз. Чөнки уңыш кабул иткәндә завод алдында төрле төбәкләрдән килгән машиналардан су буе чират хасил була, шофёрларга берничә тәүлек шул чиратта торырга туры килә.
Быел барлык басу-кырларга бөртеклеләр чәчәргә булдым. 220 гектар уҗым бодае, 150 гектар сабан арпасы, 200ләп гектар сабан бодае бу. Бөртеклеләр уңды – бер гектардан 35-40 центнер чыга. Тик яңгырлар комачаулады. Мәсәлән, урак башында минем ашлык икмәк пешерүдә кулланылачак дүртенче класслы иде. Әмма яңгыр җилемсәне юдырып төшерде һәм бар калган уңыш бишенче класслы мал азыгы ашлыгына әверелде. Бер басу боздан зыян күрде.
Хәвеф-хәтәргә карамастан, 68 яшьлек фермер чәчү мәйданнарын киңәйтергә тели, әмма моның өчен техника кирәк.
– Өч ел элек хуҗалыкта урып-җыю комбайны барлыкка килде, быел “К-700” тракторы, пневматикалы “Быстрица” чәчкече, ургыч, чапкыч, сабан пәйда булды. Дөрес, сабанның эше мине бик канәгатьләндерми, аны камилләштерәсе булачак. Бер зыян да юк, беренче генә тапкыр шулай эшләвем түгел инде, – ди Габдрәхимов.

Резида Халиуллина

"Туймазы хәбәрләре"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей