Уңганнарның эше башка (Бураевский район)

"Колос" хуҗалыгы районда алдынгы хуҗалыкларның берсе дисәм һич ялгышу булмас. Биредә эшләр комплекслы бара. Механизаторлар иртәнге җидедә техникалары белән басуга юлланалар. Быел дан башлап колослылар "Дэмен" хуҗалыгы эшчеләре белән берлектә эшлиләр. Бу исә хуҗалыкта эшче көчләрнең һәм эшнең күләме артуы турында да хәбәрдар итеп тора. Әлеге вакытта бодай, берьеллык культуралар чәчү эшләре тәмамланды. Агымдагы елда махсус программа нигезендә алынган чәчү комплексында эшләүче Аскын егете Михаил Иглин яңа техникада эшләвенә бик шат. Техниканың куәтле һәм яңа булуы чәчүне төгәлләргә зур ярдәм булды,–ди ул. Чәчү буенча иң югары күрсәткечләргә дә алдынгы механизатор шушы техника ярдәме белән ирешкән.  Газинур Сибагатуллин белән Мәснәви Сибагатовлар да хуҗалыкның алдынгы механизаторларның берсе.  Алар чәчү кампаниясе чорында бөтен төр культураларны җир куенына салуда актив катнаша. Колослылар  басу эшендә бердәм булырга һәм чәчү эшен вакытында төгәлләргә омтылалар. Илдар Гаффанов язын-көзен Т-150 тракторында культивация эшләсә, җәен комбайнда басуны иңләп ашлык ура. Елның елында ДТ-75 тракторында Ильяс Гыймалтдинов тырма эшләрен башкарып, уңышның тигез чыгуына зур өлешен кертә. Менә шулай колослыларның уңганнары иртәдән кичкә кадәр басуда көч салалар.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей